

Иске Балтач авылында гомер итүче күп балалы Нәзифә һәм Илшат Миндияровларның бүген күркәм гаилә мәшәкатьләре белән мәшгуль мәле. Тормышта һәр балалары үз тиңен табып, парлы гомер итсен дип дога кыла ата-ана. Миндияровлар ике уллары, кызлары киләчәктә тиң парларын табып, бергәләшеп гомер итүләрен өмет итә. Өлкән уллары Рөстәм һәм Венера дистә елга якын элек никах укытып бер уйда, бер фикердә гомер итәләр. Ике оныклары Ролан, Рамир зур әни һәм зур әтиләре өчен бәхет чыганагы. Тормыш кануннары буенча ата-ана балаларын башлы-күзле итәргә омтыла. Балаларының никах сәгате җиткәч ата-ана иңнәрендәге вазифаны үти.
Апрель азагында кече кызлары Диана һәм кияүләре Фидан законлы никахка керделәр. Яшьлекнең иң тылсымлы бизәкләренә бай тәэссоратлар белән бәйле матур туй мәҗелесе истә калды. Уртанчы уллары Булат белән Карина никахлашылар. Һәр кеше гомерендә тормыш юлдашын табу мөһим адым. Xатирәләр яшьлек чорына алып кайта. Балалар өчен әти-әниләре Нәзифә һәм Илшатның танышу тарихлары кызыклы һәм кадерле...
Уфа авиация институтында укыганда бер гомум торакта яшәгән якын дусты Илшатны Фаил туена шаһит буларак чакыра. Укуны тәмамлагач хәрби офицер буларак хезмәт итеп кайткан егетләрнең типсә тимер өзәр чагы. Әлшәй районында күрше авылга Нәзифә ахирәте Флүрәнең туена бара. Ул вакытта шаһитлар туйны сценарий төзеп алып барган чагы. Оештыручы, алып баручы чакырып мәшәкатьләнми торган дәвер. Туй мәҗлесен дус егет һәм кыз тиешенчә конкурслар белән матур итеп алып бара. Элек чара кыз һәм егет ягында аерым үткәрелә. Бер атнадан туй Дәүләкәндә була. Интеллигент булуы һәр гадәтендә чагылган Илшат Нәзифәне чәчәкләр гөлләмәләре бүләк итеп килеп ала. Игътибарын күрсәткән егет кыз күңеленә хуш килә. Шулай дуслары туенда яшьлек мәхәббәтләрен генә түгел, гомерлек тиң ярларын табу бәхетенә ирешәләр. Яшьләр башкалада бер еллап очрашкач гаилә корырга ниятлиләр.
Гаилә башлыгы Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә инженер вазифасында эшли. Ә Нәзифә Мөхәмәт кызы 13нче больницада шәфкать туташы булып көч сала. Берләшмәнең гомум торагында яшәгәндә беренче уллары Рөстәм дөньяга килә. Башкалада суда фенол килеп чыгу зур проблемага әверелә. Сыйфатсыз су яшь бала сәламәтлегенә начар тәэсир ясый. Ә аллергияны тиз генә дәвалау ансат түгел. Бераз эшләгәч фатирга чират җитәсе билгеле. Әмма бала саулыгы мөһимрәк.Шуңа күченергә карар итәләр. Раевкага барып урнашырга мөмкинлек була. Әмма Нәзифә Мөхәмәт кызы: "Гаилә ир-ат ягында гомер итүе дөрес, ә хатыны ягына күченү килешеп бетмәс",—дип үз фикерен әйтә. Миндияровлар Иске Балтач авылына кайтып гомер итә башлыйлар. Киленнәренең бу карары тормыш иптәшенең әти-әнисенә күңел тынычлыгы бирә. Балалар үстерү, эштәге вазифаны тиешенчә башкару, буш урында нигез корып өй төзү көч-кодрәт ташып торган яшьлек чорына туры килә. Нәзифә Мөхәмәт кызы күп еллар үзәк Балтач дәваханәсендә участок шәфкать туташы булып эшли. Өч балалары да мәктәптә укыганда сынатмый, югары белем алу көн кадагындагы сорау. Һәркайсы күңеленә хуш килгән юнәлештә белем ала. Ата-ана газизләренең сайлавын кабул итә.
Илшат Әлхәс улы югары уку йортын тәмамлаганда хәрби кафедрада белемгә ия офицер. Ул Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Улларында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләргә тырыша. Шуңа ике уллары да диплом алгач хезмәт итәргә теләп юллана. Пермь медицина университетын тәмамлагач Рөстәм Краснодар шәһәрендә махсус билгеләнеш гаскәрендә хезмәт итте. Ә Булат Казан федераль университетын тәмамлап Уссурийскида Кытай чигендә Һава-десант гаскәрләрендә тормыш мәктәбен үтте. Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан егетләр күңелләренә хуш килгән шөгыль табып эшлиләр. Рөстәм үз эше, Булат Уфа шәһәрендә татар яшьләре ялын оештыру белән мәшгуль. Xәмерсез "Чәк-чәк дискотекалары" хәзер көн кадагындагы тема. "Туган тел" телевидениесе журналисты танылган җырлар авторы Зифа Нагаева якташыбыз Булат Миндияров белән махсус тапшыру әзерләде. Кечеләре Диана икътисади юнәлешне үз иткән, ул банк хезмәткәре. Һәр балалары эшләрендә алдынгы сафта бара.
Дөнья көткәндә балаларны мәгънәле итеп үстергән ата-ана картлык көнендә тәрбиянең җимешләрен татый. Кайнана һәм кайната Нәбирә Сәрвәртдин кызын һәм Әлхәс Рәхимҗан улын яхшы тәрбияләп соңгы юлга озаталар.
Башта Әлшәй районыннан кышкы чорга кияү белән кыз янына Рәзифә Саниәхмәт кызы килеп тора. Оныклары юлларында яхшы кеше очратуын күреп, зур әни кеше бик сөенә, догалар укый. Яшь өстәлгән саен кешенең сәламәтлеге, кызганычка каршы, ныгымый. Соңгы елларда авылдагы өйне сатып тулысынча Балтач районына күченә. Быел изге ураза аенда кадерле кешеләрен соңгы юлга озаталар. Газиз кешеләрнең фатихасын алып калу мөһим эш...
Тормыш кабатланмас хатирәләргә тулы мизгелләрдән тора. Миндияровлар ата-ана, балалык бурычларын үти алуларына шөкрана кыла. Алдагысына якты өмет баглап, булганына шөкер итеп яши алар бүген.