Җәмгыять
7 Мая , 08:57

Мөһим эшләр башкарып

Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алган чакта сугыш чоры балалары турында ирексездән фикер йөртәсең. Бу бик четерекле вакытта туган, үскән балалар тормыш дәвамчылары. Элекке хезмәттәшем Әлфия   Әхтәриева     бик авыр чорда, 1945нче елда якты дөньяга аваз салган.  Бөек Ватан сугышыннан соң илдәге җимерекләрне бетереп яңа тормыш корган дәвердә балалык, үсмерлек чоры үтә.

Мөһим эшләр башкарыпМөһим эшләр башкарып
Мөһим эшләр башкарып

Авылда үскән бала хезмәттә ямь табып гомер итә. Бер авырлыкка да бирешми, максат алып яши кыз. Киләчәген укучыларга белем бирүгә багышлый. Югары уку йортын тәмамлагач, тел белгече буларак, хезмәт юлын башлый.

Әлфия Зариф кызы 87нче Балтач һөнәрчелек-техник училищесында эшләгәндә укучылардан Бөек Ватан сугышы турында тирән эчтәлекле язмалар, иҗади эшләр яздырды. Ә үткәргән чаралары укучылар күңелендә калырлык итепүткәрде.   Оештырылган тантаналы чаралар укучылар күңеленә туган якка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, гаилә кыйммәтләре тәрбияләде. Хезмәттәшебез укучыларга үз газиз балалары кебек кабул итте. Үсмер чакларында күңелләре ак кәгазь кебек. Әлфия Зариф кызы үзе дүрт бала анасы. Газиз балаларын эшсөяр рухта тәрбияләде. Барысы да югары белем алып, тормышта үз юлларын тапты.  Ә иң мөһиме, күңелләренә хуш килгән эш иясе булдылар. Шулай булган очракта гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Сүз уңаеннан гыйбрәтле хикәя искә төште.

Берәү каршына йончыган, арыган, әмма таш күтәреп килүче иргә тап булган. “Нишләп йөрисең?”-дип сораган ул аннан.  Ир: “Балаларны ашатыр өчен бу ташны сатарга иде исәп”,-дип җавап биргән. Икенче ир янә таш сатып кирәк-ярак алырга исәпли икән. Өченчесе җиңел  итеп таш күтәреп килгән. Шул ук сорауга: “Мин бу таш белән мәчет төзергә ниятләдем”,-дип җавап кайтарган. Әлфия Зариф кызы да эшне җиңел башкаруы белән хәтеремдә калган. Эш кабинетын яхшылап эшләде. Укучыларында һәм балаларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли алган укытучыларны хезмәттәшләре ихтирам итә.

Тормышны бер дә юкка гына бер мизгелгә тиңләмиләр. Килү һәм китү арасында нәрсә эшләп өлгерәсең бит. Берәү садаканы акчалата, икенчесе икмәк белән бирә, башкасы кармак бүләк итә. Димәк, кеше балык тотып ашый алачак дигән сүз. Иң тирән акылга ияләре яхшы эшләрне күбрәк башкарып калдырырга тырыша. Аның савабы ике дөнья өчен дә мөһим, ди олылар.

Зәлфирә ГАТИНА.

Автор:
Читайте нас