

Чәк-чәк, бавырсак — татар милли ризыкларының иң популяры, алар төрле табынның бизәге булып тора. Шул ук вакытта, нинди генә бәйрәм булмасын, берләшеп, тату яшәү символы да әле ул.
Риваятьләрдә бу чагылган. Акыллы хан газиз улын башлы-күзле итәргә карар итә һәм туй табынында җиңел әзерләнә, әмма озак бозылмый торган һәм үз тәмен саклаучы нигъмәт уйлап табарга әмер бирә. Бу ризык табын күрке булуы төп шарт булып кала.
Пешекчеләр генә түгел, хәтта гади халык бик озак баш вата мондый ризык әзерләү турында. Хан бик күп ризыкларны тәмләп карый, әмма алар арасыннан тик бер ризыкны сайлап ала. Аны көтүче хатыны пешергән, имеш. Акыл иясе бу сыйны яшьләргә бүләк итеп, шундый чәк-чәкләр кебек бер-берсенә ябышып, бердәм булып гомер итүләрен, тормышларының һәрчак биеклеккә омтылуын тели.
Бу риваять бәйрәмнең асылын ачты. Чара, һичшиксез, бу максатка туры килә.
Матур һәм тамашалы концерт авылның үзэшмәкәр артистарынын киң күңелле, кунакчыл гына түгел, ә талантлы да булуларын күрсәтте.
Эльвера СОЛТАНОВА.