Җәмгыять
9 Апреля , 09:06

Белем алган һөнәрле булган

 Балтач районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге тарафыннан «Турникетларсыз атна» Бөтенроссия акциясе кысаларында һәм Башкортостанда яшьләрне һөнәри ориентацияләү һәм маршрутлаштыру буенча чаралар планы нигезендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә экскурсия оештырылды.

Белем алган һөнәрле булганБелем алган һөнәрле булган
Белем алган һөнәрле булган

Актлар залында укучылар алдында  полиция майоры Фазлыева А. һәм ПДН инспекторы полиция лейтенанты Шәрәфиева А.  чыгыш ясады. Алар балаларны Уфа шәһәре Эчке эшләр министрлыгы мәктәбендә  институтында полиция һөнәре алу мөмкинлекләре, укырга керү һәм укуның нинди шартлары, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткәндә нинди уңай һәм тискәре яклары турында таныштырдылар. Аннары эксперт полиция капитаны Суфиянов Н. балаларга криминалист – эксперт һөнәре турында сөйләде, үлчәү приборларын (пинцет, пумалалар, масштаблы линейка, номерлар, көзге, рулетка һ. б.) күрсәтте. Бармак эзе алуын күрсәтте. Ишегалдында экскурсия барышында кинолог И. Мостафин балаларны хезмәт этләре белән таныштырды, аларның токымы, яше, нинди роль башкарулары, ничә ел хезмәт итүләре турында сөйләде. Балалар шулай ук бүлекчәнең автопаркы белән таныштылар. Без чараны оештыруда ярдәм итүләре өчен 1 нче урта мәктәп  администрациясенә һәм эчке эшләр министрлыгы бүлегенә рәхмәт сүзләрен эш белән мәшгульлек үзәге җиткерде.

 

Автор:
Читайте нас