

Бу больницаны ныклап аякка бастырып өлгерүгә Нугаевны Балтач районы баш врачы итеп тәгаенлиләр. Йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге һәм операциякабинеты һәм рентген урнаштырыла. Кыска вакыт эчендә Томас Азаматович яшь врач Валиевның белемле һәм тәвәккәл һөнәрмән икәненә ышана, оста җитәкче икәнен күрә. 1962 нең көзендә Кавый Габдрахман улы Валиевны Сәйтәк больницасы баш врачы итеп тәгаенлиләр. Хәер, бу вазыйфага олы тормыш юлы үтеп килә Кавый. 1928 нчы елда туган ул. Урта мәктәптә укыган., Тормыш дәресләрен Армия сафларында ала. Аннары күңеле кушуы буенча Белорецк медицина училищесын бары тик яхшы билгеләр белән генә тәмамлый. Халык сәламәтлеге сагында торырга бар гомерен багышлый. Гомүм терапия эшләре, авылларга медицина ярдәме күрсәтү өчен чыгу даими эш итеп кабул ителә. Балалар табу йортын Гатина Фәния Мансаф кызы җитәкли ул чорда. Баш врач тиз арада абруй казана.Сәйтәк төбәк больницасы үзенеңзур статусын югалтмый. Көчле коллектив туплана.Врачлар Борис Исхаков(инфекционист), Ишмаева Надия (педиатор),Гарипова Лида(эпидимиолог),хуҗалык эшләрен тырышып, төгәл башкаручыларФәйзелгаян Хасанов, ат караучы Тимерян Хазиахметов, повар Шәмгыя апа Хабиповалар үрнәкле эшләделәр. Шәфкать туташлары Рабига Исхакова, Зөлфия Ахмадуллина, Әльфия Гыйләҗева, Саяпова Гөлфирә, Мәбения Гобәйдуллина(Матросов батырлыгын кабатлаган Мөнәвәрә Корбанованың апасы), Фина Саляхова, Ахмадуллина Зөлфирә,Хусаинова Венера, Зарипова Насиха, Әлфия Гыйләҗеваларның исемнәрен, фидакарь хезмәтләрен халык онытмый. Авыл фельдшерларының роле бәһалап беткесез иде. Дүртекәй авыллары юлсый интегәләр, ул проблема әлегесе көндә дә хәл итүне көтә. Имән авылыннан башлап Чиятауга кадәр, Бүләктән башлап Чурапанга кадәр араны авыл фелдьшерлары көнне төнгә ялгап кизү торалар иде. Партия халык саулыгы проблемасын һәрвакыт көнүзәк проблема итеп карады.Авылларда көчле, зур тәҗрибәле фельдшерларкомандасы хезмәт күрсәтте. Кансөяр авылында озак еллар Рәсүл Хасанов үрнәкле эшләде. Үзе турында: --“ Без яктылык өләшәбез” ди торган иде. Ул чын медик, төн уртасында да ул ярдәм кулы сузарга әзер булды. Тучыбай авылында Чишмә районыннан юллама буенча эшкә килеп бәхетен шунда таптыБөек Ватан сугышы ветераны Динислам Карачурин, авылның ихтирамлы ярдәмчесе булып халыкка хезмәт итте. Ветеран турындагы озакка сузылган әңгәмәне кызы Рита шигъри юллар белән тәмамлады: “-Туган җирдә чәчәк коеп яшәү- үзе моңлы бер җыр түгелме?”. 14 авыл халкының рәхмәтен ишетеп яшәгән безнең баш табибебез. Аның сөйләшү сәләте үзенчәлекле, йомшак бәрхет тавышы тынычландыра, онкологик авыруларда даиртәгәге көн барына өмет уята. Җитәкче буларакта мактауга лаек иде. Бер вакытта да хезмәткәрләргәдә, авыруларга да тавыш күтәреп дәшмәде. Нугаев стиле. Хастаханәдә дә,шәхси тормышындада конфликтсыз тормыш корырга кирәкле сүзләр таба белде. Шуңа күрә Кавый Габдрахман улы Валиев турында иң яхшы җылы сүзләр, хатирәләр яши . Баш врач буларак Валиев К. Г. иртәгәсе көнне күзаллап эшләде. Амбулаториягә янкорма, ашханә , гараж, прачечечная, котельная төзелде. Больницайортындазур участок бар иде. Шундасанитаркалар ярдәме беләнел әйләнәсенә җитәрлек бәрәңге, башка яшелчәләр үстерәләр. Тимерян абый яңапешкән икмәкне пекарнядан көндә китереп җиткерә иде. Яңа пешкән икмәк исе һәр тарафны яулый. Тыныч тормыш яшәешнең төп стимулы. Гомумән Сәйтәктә уңган, максатчан эшчеләр эшләде. Аптеканың янәшә булуы халыкка уңайлы булды. 60нчы елларда Сәйтәк авылында гына 1100 чамасы кеше яши иде.
40 яшьләр тирәсендә Валиев К. Г. гаилә корып җибәрде. Врач эпидимиолог Венера Әхнәф кызы белән җай гына яшәп киттеләр. Кызлары Гүзәлия әтисе һөнәрен сайлады. Ул Бөре шәһәрендә акушер- гинекология бүлеген җитәкли. Эшсөяр җитәкче. Замана таләпләренә җавап биргән күренекле клиницист, алдынгы карашлы гинеколог, зур тәҗрибә туплаган табиб, сәламәтлек саклау министрлыгының Почет Грамотасы белән бүләкләнгән. “ За заслуги передОтечеством” орденының медаленә лаек булган (2021 нең 11 июлендәге Указ)зыялы. Димәк, Валиевлар династиясе ышанычлы кулларда. Фанилыкта халык ихтирамыннан да олырак бәһа юк.
Хәнис Хаҗимов.