Спорт белән даими шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытырга, көч һәм чыдамлыкны үстерергә, шулай ук командада эшләргә һәм авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә ярдәм итә. ГТО нормативларын Иске Балтач 2 урта мәктәбенең 6 "б"сыйныфы укучыларытапшырдылар. Ә ГТО нормативларын тапшыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күп кенә укучылар спорт өлкәсендә алдагы еллар белән чагыштырганда шактый алга китешкә ирешкәннәр. Ә кайберләре хәтта шәхси рекордлар да куйды, бу алдагы күнегүләр өчен бик яхшы стимул булды. Судьялар билгеләп үткәнчә, барлык нормативларны үти алмаганнар да үҗәтлек һәм алга таба шөгыльләнергә теләк белдереп уңышка иреште.
Гөлгенә МУСИНА.