Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль , 15:14

Туган тел атналыгы

Туган тел атналыгы кысаларында,  Сәйтәк урта мәктәбе базасында башкорт, татар телләре һәм әдәбияты укытучыларының «Хәзерге мәгариф практикасында туган телләрне өйрәнү»дигән темага район методик семинары узды.

Туган тел атналыгы
Туган тел атналыгы

Семинар Сәйтәк урта мәктәбе директоры Р.Ф. Зөлкаровның сәламләү сүзеннән һәм милли киемнәр киеп укучылар белән очрашудан башланды. Сәйтәк урта мәктәбе укытучылары Р. Вәлиева татар әдәбиятыннан 6нчы сыйныфта «А. Ениики «Матурлык» һәм   Р. Шәрифнурова башкорт әдәбиятыннан 7 нче сыйныфта «Б. Бикбайның «Рус теле» шигыре турында " ачык дәресләр яхшы методик дәрәҗәдә үткәрделәр. Р. Шәрифнурова  укучылар белән «Туган җирдән илһам алып» исемле  Әдәби - музыкаль композиция чарасы оештырды. Чара бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Семинар программасын пленар өлеш дәвам итте, анда Штәнде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Нуртдинова  һәм Иске Балтач  2нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы З. Шәйхинурова  укучыларны туган телләр буенча олимпиаданың республика этабына әзерләү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар барлык үткәрелгән дәресләргә һәм чараларга анализ ясау һәм фикер алышу белән тәмамланды.

 

 

Туган тел атналыгы
Туган тел атналыгы
Автор:
Читайте нас