Гашия Миңнегали кызы һәм Мөхәмәтгаян Гыйльмияр улы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Биш балаларын Гыйльмияровлар эшсөярлек мохитендә тәрбиялиләр. Өлкән бала буларак, әти-әниләре эштә чакта Рәлифә туганнарына күз-колак. Һәркайсын тәрбияләүдә тиргәп түгел, ә үрнәк биреп кыз үз өлешен кертә. Апа фикере һәрчак игътибар үзәгендә була. Үзе иртә кул арасына керә, колхозда сарык фермасында хезмәт юлын башлый. Яшьләрнең тормышы үз кануннары буенча бара. Сөю хисе берәүне дә урап үтми. Өч ел очрашып йөргәннән соң Мәдехәт Нурисламов белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Гаилә егет туып-үскән йортта яши. Илаһи моң өстәп дүрт бала якты дөньяга килә. Кайнана Хәнифә Мөхәмәтшәих кызы, өлкән буын вәкиле буларак, балаларны караша. Килене әйтмешли, өйдә “алтын йозак” була. Терлекче һәм савучы булып эшләгән улы һәм килене таң белән эшкә кузгала. Алар эшкә барганда балалары йоклап кала, зур әниләре оныкларын уятып, ашатып мәктәпкә озата, каршы ала. Ашарга пешереп, мал-туарны карап тора. Килене кайнанасы белән киңәш итеп уртак фикергә килеп гомер итәләр. Савучы булып эшләгән чакларын Рәлифә Мөхәмәтгаян кызы юксынып искә ала. Авыр эштә көч салса да яшьлекнең бик матур мизгелләренә уе белән кайта ул. Һәр төркемдә савучыга 24 сыер бирелә. Малкайларны саву, тәрбияләүгә эше бәйле. Тормыш иптәше Мәдехәт Нурисламов, терлекче буларак, малларны намус кушуы буенча карый, ашата, эчерә. Бестуж токымлы сыерлар мул сөтледән. Бер сауганда бишәр феләк тутырган чакларын сагынып искә ала. Җәйге чакта Чыпчык авылы турысында лагерьда эшләү. Эшкә көненә өчәр кабат җәяү йөрергә туры килә. Тормыш иптәше иртә таңнан сыерларны көтүли. Ел әйләнәсенә бер ялсыз эшләү ансат түгел, әлбәттә. Санап карасаң, һәр елда 360 көнне эшкә чыгарга туры килә аңа. Авылдан берничә хатын эшкә йөргәндә авырсынмыйлар. Гомумән зарланып өйрәнмәгәнгә башкача булырга мөмкин түгел. Һәркайсы эшләрен тиешенчә башкаралар. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән савучы Рәлифә Нурисламова Почёт грамоталарына лаек була.
Адәм баласы гомер итәр өчен эштән башканы күз алдына да китерми. Балаларны үстерү, укыту, һөнәр алырга булышу, башлы-күзле итү ата-ана иңнәренә төшә торган бурыч. Нурисламовлар барысын да кулларыннан килгәнчә башкаралар. Кызлары һәм өч уллары гаилә корып, балалар багып үз көннәрен үзләре күрә. Алты оныклары дөньяга килә. Нинди зур шатлык. Әмма язмыш хатын алдында бихисап сынаулар әзерли. Сынауларның хәтәр авырлары аның иңнәренә төшә.Тормыш иптәше Мәдехәт Нурисламов гомер буе авыр эш белән мәшгуль. Аның юанычы гармун була. Гармунчылар концертларында, фестивальләрендә теләп катнаша. Олыгайган көннәрендә тормыш иптәше белән теләп мәчеткә йөриләр.Тик, кызганычка каршы, гаилә башлыгы 75 яшендә чирләп якты дөньяны калдыра. Сыңар канат гомер итүе читен булса да Рәлифә Мөхәмәтгаян кызы яшәргә көч таба.
Кызганычка каршы, кызлары Рәвиянең йөрәгенә операция ясаткач гомере өзелә. Бераздан уллары Рәиф, Айрат хәвефтән, чирдән күзләрен мәңгелеккә йомалар. Газиз балаларын югалту— зур кайгы. Олы сынау. Рәлифә Мөхәмәтгаян кызы сынмый-сыгылмый. Тәҗрибәле хатын гаиләгә кушылган кияү, киленнәрен җылы сүз белән бүген телгә ала. Үз дөньяларын лаеклы алып баруларын, балаларын олы тормыш юлына чыгаруларын билгели. Оныклары белән элемтәне өзмәскә тырыша, һәр кайсына изге догалар юллый ул. Вакыт үзенекен итә. Хәзер инде оныклары гаилә коралар. Татар халкы белән кушылып гомер итүләрен билгели зур әниләре. Нефтекама, Казан, Екатеринбург шәһәрләрендә төпләнгәннәр. Никахларын күрү бәхетенә куанып яши. Авыл кешесе өчен чирдән дәвалану, авыр уйлардан арыну ысулы эшкә кайтып кала. Дөнья көтү ансат түгел. Мал карау ялгыз кешегә читенгә туры килә. Элек бакча үстерү, йорт карау аңа рухи көч бирде. Ә бүген өйдә шау чәчәккә күмелгән гөлләре күңелгә сихәт өсти.
Якыннары төшенә керсә күңеле белән үткәннәргә кайта, рухлары шат булсын дип дога кыла. Газизләре исән-сау булсыннар, юлларда исән йөрсеннәр өчен изге теләкләр юллый. Яшь өстәлгән саен кешенең сәламәтлеге какшавы күп чикләүләр куя. Барасы җиргә җәяүләп барып җитәргә көч булмагач күбрәк өйдә булуны хуп күрергә туры килә.
—Ярый әле күрше-күлән бик ярдәмчел. Килеп туган сорау белән ялгызымны калдырмыйлар. Фәнирә һәм Фәлгать Хәсәновлар бик булышалар. Башкалары да ярдәмләшеп тора. Дару яки башка кирәк-ярак булса Ралия Фәкый кызы, Эльза Әрхәм кызы һәм башкалар бар үтенечемне дә үтиләр. Мәгънәле кешеләр белән яшәвемә шөкер итәм. Барысына да рәхмәтлемен,—дип күңел түрендәгесе белән Рәлифә Мөхәмәтгаян кызы уртаклашты.
Тормышта һәркем сынала.Тәҗрибәле хатын Рәлифә Нурисламованың күңеле яхшылыкны күрергә сәләтле. Үткәннәрдән фәһем алып, алдагысына якты өмет итеп, дөньялар тыныч булсын, дип ул бүген изге теләк юллап яши.