Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар , 14:09

Саваплы эш бу

Түбән Сикияз авыл китапханәсе һәм  авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә саваплы эш башкарды.

Саваплы эш бу
Саваплы эш бу

"Кышын кошларны ашатыгыз!» эшен башкарды алар. Кыш бигрәк тә ул кырыс һәм күп карлы булса, кошлар өчен авыр вакыт. Ач кош салкыннан нык интегә. Кошларга кышын ярдәм итәргә, аларга җимлекләр ясарга һәм аларга азык салырга онытмаска кирәк. Түбән Сикияз авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә " Кышын кошларны ашатыгыз!». Чара барышында балалар безнең якларда кышлаучы кошлар, кыш көне кошларга ярдәм итүнең, аларны ашатуның, җимлекләр төзүнең мөһимлеге турында белделәр. Чөнки кошлар өчен ачлык кыш көне үлемнең төп сәбәбе булып тора. Балалар кошлар белән бәйле нинди халык билгеләрен белүләре турында сөйләделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр, кошлар турындагы табышмакларга рәхәтләнеп җаваплар бирделәр, кышлаучы кошлар турындагы журналлар һәм китаплар карадылар. Чара азагында һәр бала кулдан килгән материаллардан җимлекләр ясады. Ясалган җимлекләрне балалар үзләре яшәгән йортта  элеп, кошларны ашату өчен үзләре белән алып киттеләр.

 

Автор:
Читайте нас