"Күптән көтелгән бәйрәм Югары Карыш балалар һәм яшүсмерләр приютында узды!
Балалар Кыш Бабай һәм Карсылу өчен шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләделәр. Алар тәм-томнар белән бүләкләр һәм бик күп шатлыклы хис-кичерешләр алдылар. Яңа ел алдыннан балалар йорт һәм якыннары турында хыяллана. Кызганычка каршы, аларның барысы да бәйрәмне әти-әниләре белән үткәрә алмый. Бу көннәрдә алар таныш булмаган кешеләрнең кайгыртуын һәм ярдәмен тоялар. Приют коллективына яхшылыкка ышаныч тудырганнары өчен зур рәхмәт! Һәркемнең изге теләкләре тормышка ашсын!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәйрәм чарасы турында социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган. Матур чара иртәгәгә якты өметләр уята. Көтелгән тылсым чынга ашсын.