Игътибарга лаек. Гражданнарны кабул итү була. Чараны уздыруның максаты республикада гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне тагын да камилләштерүдән гыйбарәт. Гражданнарны күчмә кабул итү кысаларында район халкын ташламалы дару препаратлары һәм медицина кулланышындагы изделиеләре белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр каралачак. Күчмә кабул итүдә шулай ук Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов, район хакимияте һәм Башкортостан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашачак. Балтач районы халкы өчен гражданнарны кабул итү район Хакимияте бинасында узачак.: Иске Балтач ав., Совет ур., 48 йорт. Кабул итү вакыты: 11: 00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (937) 500-93-77 (9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр). Гаризалар 2025 елның 23нче декабренең 11:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.