РСФСР һөнәри-техник белем бирү отличнигы Дилмөхәмәт Нурим улы 87нче һөнәрчелек-техник училищесында озак еллар хезмәт салган. Xезмәт ветераны Альфира Фәизхан кызы үзәк район дәваханәсендә рентген-лаборант булып озак еллар эшләгән. Уллары Эрнст Каримов әнисе эшен дщвам итеп, якташларын дәвалый. Ул — табиб...
Фируз Шәмсетдин улы тормыш иптәше Роза Габбас кызы белән 87нче һөнәрчелек-техник училищесында озак еллар уңышлы эшләделәр. Фируз Шәмсетдин улы—Башкортстан Республикасының атказанган производство өйрәтү мастеры. Роза Габбас кызы— Башкортстан Республикасының һөнәри белем бирү отличнигы.Уллары Алмаз һәм Айваз тормышта үз урыннарын тапканнар. Айваз— Русиянең гер спорты буенча спорт мастеры.
Үрнәкле ике гаиләләрдә дә балаларын тәртипле тәрбияләп үстергәннәр. Xәзер оныкларының уңышларына шатланып гомер итәләр...
. Фәнәзия Мулланур кызы бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте. Xезмәт ветераны Зәниф Әгъләм улы Чернобыль атом электр станциясендә авария һәлакәтен бетерүдә катнаша. Якташыбыз күп медальләр белән бүләкләнгән. Фәнәзия Мулланур кызы саклык банкында эшләп лаеклы ялга чыккан. Гаиләдә ике улларын тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт оныклары уңышлары белән сөендерә...