

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының чакыру кәгазен кулыма алдым. Өлкәннәр көненә чакыру. Күңелемдә —чиксез канәгатьлек хисе.Аллаһыдан булып насыйп булсын.Бер күрешү —үзе бер гомер, ди бит халык.Үткәннәрне искә алыр өчен матур форсат бу.Утыз алты ел йөргән сукмакларымнан үтү бәхетенә ирештем, шөкер. Бу уку йорты—минем узган гомер юлым. Бу еллар эчендә тапалган сукмак. Шушы матур чагымны сагынып искә алам...
Кичә бик матур үтте. Заманча җиһазландырылган уку биналары. Барысы да заман таләпләренә туры килә. Ремонт шәп башкарылган. Xуҗа хәстәрлеге күзгә бәрелеп тора. Киләчәге өметле. Тырыш укучылар яхшы һөнәрмән булсыннар.
Кичә ике өлештән торды. Яңа актлар залында район мәдәният хезмәткәрләре матур концерт күрсәттеләр. Ашханәдә аралашып хушланып сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Сагынышканбыз. Олы кешегә тагын ни кирәк.Мондый аралашу— сәламәтлек чыганагы.
Зәлфирә ГАТИНА, хезмәт ветераны.