

27 август - Русия Федерациясе Герое, генерал-майор, 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 126 ел. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланган Армия мәдәнияте көннәре кысаларында " Романтик "яшүсмерләр клубында М. Шәйморатов истәлегенә багышланган "Батырлык сәгате" үткәрелде. Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нәфыйкова балаларга Герой тормышының биографиясен һәм кызыклы фактларын сөйләде. Чара азагында балалар Ф.Бүләковның "Шайморатов Генерал"спектакленнән өзек карадылар. Легендар командир батырлыгы турында егет һәм кызлар фикер алыштылар. Чара фәһемле булды.