Балалар әти-әниләренең кем булып эшләве, үскәч кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. Һөнәрләр, мәкальләр турында табышмаклар чиштеләр, конкурсларда актив катнаштылар. Терлекче һөнәре белән танышу максатында укучылар Сәйтәк авылында "Правда" хуҗалыгында сөт-товар фермасында булдылар, аның җитәкчесе Фәритов Фидат Нурихан улы. Участок буенча экскурсияне сөт саву операторы Алена Капуста үткәрде. Ул балаларга бүгенге көндә хуҗалыкның нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Фермага экскурсия кызыклы булды. Балалар шулай ук Сәйтәк врачлык амбулаториясендә булдылар. Фельдшер Э.Садриева врач һәм шәфкать туташы һөнәренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын балаларга аңлаешлы итеп сөйләде. Һөнәрләр дөньясы бик күптөрле һәм катлаулы. Балалар белән таныша гына башладык, ләкин һичшиксез, һөнәрләр белән танышу дәвам итә. Балалар үзләренең хыяллары турындагы һәм тәэсирләре белән сокланып уртаклаштылар.