

Уку елы ахырында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Иске Балтач 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Архив хезмәтендә экскурсиядә булдылар. Мавыктыргыч сәяхәт барышында балалар районда һәм илдә архив эшенең барлыкка килү тарихын, документларның төрләре, аларны архивта саклау шартлары һәм цифрлаштыру турында белделәр, шәхси фондларның эчтәлеге белән таныштылар.
Гөлгенә МУСИНА.