Җәмгыять
17 Май 2025, 06:15

Җыр булып агылсын гомер юлың!

Кеше гомеренең күп өлеше эш урынында үтә, аның бәхетле булуы да хезмәт коллективындагы мөнәсәбәтләргә бәйле. Дустанә, үзара ярдәмчел, ихлас кешеләр янына, эшкә барасы килеп тора. Хезмәт коллективындагы тын алыш, әлбәттә, җитәкченең холкына, тормыш позициясенә бәйле.

Җыр булып агылсын гомер юлың!Җыр булып агылсын гомер юлың!
Җыр булып агылсын гомер юлың!

Хезмәттәшләремнән дә, җитәкчемнән дә уңдым. Асия Миңнемулла кызы Әхмәтшина белән кулга-кул тотынышып район Хакимиятенең халыкны социаль яклау идарәлегендә хезмәт салган елларыбыз сагынып сөйләрлек, һич тә онытырлык түгел.

Энергиясе ташып торган, авырлыкларны, җаваплылыкны иңнәренә ике дә уйламый алган көчле, халык арасында какшамас абруйлы шәхес –  Асия Миңнемулла кызы бу катлаулы өлкәгә 1998 елның 1 апрелендә, пенсия фонды аерылып чыккан чорда, килде. Моңа кадәр ата-аналарга эш урыны буенча түләнергә тиешле пособиеләр, ике еллык 6 миллиард сум бурыч белән социаль яклау идарәлегенә күчерелде. “Тере акча” юк вакыт – пособиеләрне колхозлар, кибетләр, икмәк кабул итү предприятиесе аша әйберләтә түләүләрне оештырды Асия Миңнемулла кызы. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләрне карау, ветераннарның көнкүрешен яхшырту, балаларны һәм өлкәннәрне социаль приютларга җибәрү өчен документлар тутыру, мохтаҗ гаиләләргә әйберләр җыеп ярдәм итү, хәйрия марафоннары – гөрләп торган көндәлек эшчәнлек җитәкчедән тизлек,  тирән белем, кешене үз артыннан әйдәү, оештыру осталыгы, район Хакимияте белән бердәм, аңлашып эшләүне таләп иткәндер. Һәрвакыт гадел, һич кенә дә күңелен төшермәс, алга карап дөрес карарлар кабул итүче Асия Миңнемулла кызына без ышандык, аны хөрмәт иттек, яраттык, һәр сүзен нәтиҗәле эшкә импульс итеп кабул иттек. Шул искиткеч матур хезмәт атмосферасы безнең коллективны бердәмләштерде, зур эшләрне җиңеп чыгарга көч бирде. 2002 елда Түбән Сикияз авылында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат, 2003 елда Югары Карыш авылында ятим һәм караучысыз калган балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют ачылды. Районда пособиеләр бурычы тулысынча бетерелде, сугыш ветераннарының өйләрендә ремонт эшләре башкарылды, аларга ял йортларына юлламалар бирү эше җайга салынды, гаиләләре газ балллоннары һәм ягулык материаллары белән тәэмин ителде. Бу эшләргә Асия Миңнемулла кызының күпме көче салынган!

Үз үрнәгендә балаларын эшсөяр итеп үстергән ана, инде аларның матур гаиләләренә, оныкларына терәк булган зур әни буларак та олы хөрмәткә лаек райондашым. Лариса Нәфил кызы, Данил Нәфил улы тормышта үз урыннарын табып, илебезгә хезмәт итәләр, балалар үстерәләр, акыллы, уңган, белемле шәхесләр булып күптән инде абруй казанганнар. Әлеге вакытта Асия Әхмәтшина кадерле кызының гаиләсенә якында, Бөре шәһәрендә яши. Әмма аның күңеле гел Балтачта, һаман да безне туплап, хәлләребезне белеп, кирәк чакта ярдәмгә ашыгып яши. Мең рәхмәт! Аны җыр-моң сөюче тамашачысы да сагынадыр – үзенә генә хас тавышы белән йөрәкләргә үтеп керә аның җырлавы. Фольклор коллективлар белән дә, үзе генә чыгыш ясап та сәхнәләрнең күрке булды ул!

Гомер юлың матур җыр булып агылсын, Асия Миңнемулла кызы! Күркәм юбилеегыз белән Сезне!

 

Роза МИРҺАҖЕВА.

Автор:
Читайте нас