

Балаларга гаиләгә булган мәхәббәтләрен сәнгать эше-гаилә рәсеме аша белдерергә тәкъдим ителде. Балалар рәсем ясаганда, социаль эш буенча белгеч Ләйсән Рәлиф кызы Резяпова алар белән гаилә гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрде. Гаилә традицияләре - ул гаиләдә кабул ителгән нормалар, үз-үзеңне тоту манералары, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр һәм карашлар. Балалар мавыгып рәсем ясадылар һәм үз гаиләләре әгъзалары, кем өйдә нәрсә эшләргә ярата, нинди тәмле ризык ярата һ. б. турында сөйләделәр. Рәсемнәр искиткеч килеп чыкты, әңгәмә танып белү. Очрашу матур фотосессия белән тәмамланды.