Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2025, 11:00

"Йолдызларга сәяхәт"кызыклы уены

Асавка  авыл клубында "Йолдызларга сәяхәт"танып белү уены оештырылды. Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтелә.

"Йолдызларга сәяхәт"кызыклы уены
"Йолдызларга сәяхәт"кызыклы уены

 Бу чын бәйрәм, ул бөтен җир йөзендәге кешеләрне җир шарының читендәге нәрсәләрне танып белү омтылышында берләштерә. Бу бәйрәм алдыннан "Йолдызларга сәяхәт"кызыклы һәм танып белү уены уздырылды. Чара Кояш системасы планеталары һәм Юрий Гагаринның очышы, космоска нигез салучылар һәм космонавтлар турында сөйләү белән башланып китте. Аннары балалар белән планеталар буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, төрле биремнәрне үтәделәр, космик викторина сорауларына җавап бирделәр һәм уенның барлык шартларын уңышлы үтәделәр, Җиргә бик яхшы төштеләр. "Сәяхәтчеләргә" көч һәм җитезлек кенә түгел, викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларны чишү һәм биремнәрне үтәү өчен белем һәм зирәклек тә кирәк булды. Чара ракета картинасын буяу белән тәмамланды и һәм барлык балалар үз иҗат җимешләренә исемнәр бирделәр.

 

Автор:
Читайте нас