"Кышын кошларны ашатыгыз"акциясе җылы якларга очып китмәгән кошларга кыш көне авыр вакытлар чорында ярдәм йөзеннән үткәрелә. Күпләр кышның кырыс айларында салкыннан түгел, ә ачлыктан үлә. Кошларга да ярдәмгә кешеләр килергә тиеш. Асавка клубы китапханә һәм мәктәп белән берлектә "Кыш көне кошларны ашатыгыз "акциясенә кушылды. Чара башында кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрелде. Балалар шулай ук фотолар буенча кошларны таныдылар, табышмакларны чиштеләр, кроссвордлар чиштеләр. Кул астындагы материаллардан үз куллары белән кошлар өчен менә дигән җимлекләр ясадылар һәм азык тутырып агачка элеп куйдылар. Кошлар дуслары булыгыз. Алар җырлары белән безнең басуларны, урманнарны бизәсеннәр. Чөнки нәкъ менә кош бәхетле тыныч тормыш символы булып юкка гына тормый бит.