Искә төшереп үтү урынлы булыр: сугыш чоры балалары категориясенә 1927 елның 22нче июненнән – 1945 елның 3нче сентябрендәге чорда туган балалар керә.
Гомере буе Югары Карыш авылында яшәп, 85 яшенә җитеп күптән түгел бакыйлыкка күчкән Нәкыйп Тәгарифулла улы Камалтдинов турында сүз.
Нәкыйп Тәгарифулла улы 1939 елның 24нче маенда дөньяга килә. Ике яшьлек вакытында Бөек Ватан сугышы башланып, аның әтисен сугышка алалар. Аңа 5 яшь булганда сугыш яраларыннан әтисе вафат була. Аңардан өлкән туган бер апасы һәм абыйсы әнисе Сатыйга белән дөнья көтәләр. 9 яше тулган малай көтүче булып эшли башлый. Шуннан башлана инде аның хезмәт юлы. Югары Карыш урта мәктәбендә 7нче сыйныфны тәмамлау белән колхоз эшенә чыга. Хәрби хезмәттә 3 ел 6 ай хезмәт итеп, Байконур космодромын төзүдә катнаша. Хезмәтен тутырып кайткач, үзләренең бакча артында гына үскән кызга өйләнеп, 1963 елның 1нче мартында туй ясап җибәрәләр. Шул вакыттан соң 61 елдан артык бергә кулга- кул тотынышып гомер итәләр. Шул арада өйләр төзеп, Финия Кадим кызы белән 5 балага гомер бүләк итәләр. Яшәү дәверендә Нәкыйп Тәгарифулла улы малчылык тармагында эре мөгезле терлек карауда, үстерүдә хезмәт сала. Ул елларда нәтиңәле хезмәткә дәртләндерү чарасы булган “Социалистик хезмат” ярышлары бар иде. Караган маллар төркемендә тотрыклы рәвештә 1000 граммга якын көнлек артым алуга ирешелә. Бу чын мәгънәсендә физик көч салынып, көннән көн яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтылып башкарган киеренке эш нәтиҗәсендә ирешелә һәм эшнең теләп, яратылып башкарылуын күрсәтә. Ул бу хезмәт дәверендә “Ленинның тууына —100 ел” медаленә лаек була.
1972нче елда 11нче авыл хуҗалыгы һөнәрчелек-техник училищесында белем алып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Колхоз басуларында иген игә, җир эшкәртә. Яхшы эшләгәне өчен бик күп Почёт грамоталары, бүләкләр ала. Иң истәлеклеләре – Германиягә туристик сәяхәткә һәм Карагай шифаханәсенә юлламалар бирелә. Районда Почёт тактасында, колхоз идарәсе янында Почёт тактасында фотосурәте урын алды.
Югарыда язылганча биш балага гомер бирә алар. Зур кызлары Рәвилә Югары Карыш авылында гомер итә, чикләнгән җаплылыктагы "Богдан" хуҗалыгында бухгалтер булып эшли, хәзер үзе әни, зур әни. Икенче кызлары Әлфия —Түбән Карышта дәүләт страховкалау агенты. Ә Миләүшә —Уфада балалар бакчасында тәрбияче. Уллары Нәфил — Екатеринбург шәһәрендә газосварщик. Ә иң кечеләре Филүс Камалтдинов - Үзәк мәчете имамы. Һәркайсы гаиләле.
Яшәү дәверендә бик күп гәзит-журналларга язылып, матбугатны көтеп алып, берсен дә калдырмыйча бөтен битен кызыксынып укып барган Нәкыйп Тәгарифулла улы.
Сәламәт тормыш алып барган, велосипедта йөрүгә өстенлек биргән, су коенырга, кызынырга яраткан, гимнастика белән шөгыльләнгән. Төрле дару үләннәре җыеп, киптерү белән мавыккан һәм бу эшне белеп, җентеклап башкарган. Бик телевизордан тапшырулар карарга яратуы, яңалыклар белән танышып торуы алдынгы карашта булуын исбатлый.
Терлекләрне яхшы тәрбияләгән ул. Аны белгәннәр гади авыл кешесенең беркем белән дә сүзгә килгәнен хәтерләмиләр. Авылдашлары бервакытта да яман сүз әйткәнен хәтерләмиләр. Туганнарын, дусларын ачык йөз, киң күңел белән каршы алып озатып кала торган булган.
Нәкыйп Тәгарифулла улы эштә дә, ял иткәндә дә, табигать кочагында үз алдына җырларга яраткан. Бу бик күп нәрсәне аңлата, уйландыра. сокландыра. Ул җырлаганда, бәлки, тормыш юлларын күз алдына китергәндер, әрнегән, шатланган чакларын күңеленнән үткәргәндер. Аның бала чагы сугыш чоры дәвере белән күпкә авырлаша. Балачактан ятим калу, күп сынаулар аша үтеп яшәүгә көч табып, гаиләгә ышаныч, ярдәмчел терәк булып яшәү. Язмышка әрнеми, киләчәккә өмет белән карап, тормышта лаеклы булып яшәп, илгә, булдыклы алмашчылар үстерү мөһим. Үзенең туган җирен, халкын яратып, үкенечсез һәм берсүзсез туган җирендә ватанпәрвәр булып яшәү. Болар барысыда Нәкыйп Тәгарифулла улы турында.
Бер кечкенә мисал. Без аны быел август аенда район үзәгендә үткәрелгән бер очрашуга чакырдык. Бу соңгы очрашу икәнен белмәдек, шунысы аяныч, күбрәк аралашкан булыр идек. Ул очрашуга күпчелек кешедән иртәрәк килде. Лаеклы һәм төпле кеше икәне күренә иде. Ашыкмый гына район тормышы белән кызыксынып, мәдәният сарае фойесында урнаштырылган күргәзмәдәге барлык экспонатлар белән танышып йөрде. Очрашуда “ Сугыш чоры балалары” истәлекле медале тапшырылды. Медальне ул ошатты, яратып , горурлык белән кабул итте. Үзенең ерактагы балачагын күз алдыннан үткәргәндер, бәлки. Балачак бер генә. Чиста күңелле кеше.
31 октябрь көнне атна кичтә җан биреп, җомгага тиклеп гүр иясе булды. Изге кеше, дип билгелисе килә аны.
Уйланулар, киләчәккә теләкләр. Безнең ветераннарабыз чын мәгънәсендә кабатланмас кешеләр. Көндәлек тормышта без аларны гел күңелләрдә тотыйк, кирәк чакта аларга булышыйк.Туктап сүзләрен, фикерләрен, сорауларын тыңлыйк, күңелләргә салыйк. Бәлки аларга безнең ниндидер ярдәм кирәктер. Аралашканда күзләренә карагыз , алар -үткән еллар көзгесе. “Яшьлек тиз үтә, олылык, картлык озакка килгән сыман”,- ди алар. Шул төшенчәне аңлап яшәсәк, тормышта үкенечләр калмаячак.
Рифат САФИН, районның ветераннар оешмасы
рәисе.