Балтач ветеринария станциясенә кунаклар, Иске Тимке авылы урта мәктәбенең 9 һәм 10 сыйныф укучылары килде.
Алар өчен ветеринария эшенә күзәтү экскурсиясе уздырды. Экскурсияне ветеринария даруханәсе мөдире Г. Солтанова үткәрде. Ул ветеринария табибларының кемнәр булуы, ветеринария белгечләренә хәзер ихтыяҗ зур булуы, аларның ни өчен кирәклеге һәм нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Аннары балалар Ветеринария станциясе буйлап экскурсиядә булдылар, анда аларны ветстанция, терлекләрне тикшерү һәм дәвалау өчен кулланыла торган җайланмалар белән таныштырдылар. Укучылар шулай ук ветеринария белгечләренең эшен дә күзәттеләр: эпизоотиягә каршы отрядның әйдәп баручы ветеринария табибы Р. Әминева ветеринария экспертизасы лабораториясенең эшен күрсәтте. Балалар ветеринария лабораториясе эшчәнлегенең төп максатлары, азык-төлеккә экспертиза ясауның заманча ысуллары турында белделәр. Сәйтәк участок ветеринария дәваханәсе мөдире И. Хаҗиәхмәтов өлкән сыйныф укучыларын ясалма орлыкландыру белән таныштырды, микроскопта тормышның ничек барлыкка килүен күрсәтте, ясалма орлыкландыруның ничек башкарылуын, эш вакытында нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген сөйләде.Котыру кебек куркыныч авырудан мәчегә вакцинация ничек үткәрелгәне күрсәтелде. Терлекләрне дәвалаулары, операцияләр ясалуы һәм ветеринария белгеченең нәрсә эшли белергә тиешлеге турында күп әйтелде. Экскурсия ахырында ветеринария табиблары укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук кайда ветеринария табибы, ветеринария фельдшеры һөнәрен алырга мөмкин икәнлеге турында да сөйләделәр.