Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь , 04:00

Ир эчә — ярты йорт яна, хатын эчә — бөтен йорт яна

«Ир эчә — ярты йорт яна, хатын эчә — бөтен йорт яна», - дип юкка гына әйтмиләр. Магашлы – Алмантай авыл клубында "Хатын-кыз алкоголизмы"танып белү программасы үткәрелде.

Хатын-кыз алкоголизмы турында
Хатын-кыз алкоголизмы турында

3нче октябрьдә Бөтендөнья аеклык һәм алкоголизмга каршы көрәш көне һәм "Аек авыл-2024"конкурсының муниципаль этабында катнашу кысаларында Магашлы – Алмантай авыл клубы мөдиреА. Алексеева "Хатын-кыз алкоголизмы"дигән презентация үткәрде. Хатын-кызларның алкоголизмы соңгы вакытта киң таралган күренешкә әверелде һәм шактый яшәрде: статистика буенча хатын-кызларның 70% 18 яшькә кадәр спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Алкогольле эчемлекләр куллану дозасы 30-45 яшьләргә арта, ул вакытта кеше аңлы тормыш алып бара.Якынча бәяләүләр буенча Русиядә хроник алкоголизмнан 15% тан артык хатын-кыз интегә-тик бу хакта аларның якыннары белмидер. Хатын-кыз эчкечелеген дәвалыйбызмы? Иң киң таралган фикер-юк, хатын-кыз алкоголизмы дәваланмый. Әмма хатын-кыз, хәер, ир-ат алкоголизмы да дәвалана ала. Әлбәттә, моның өчен эчүченең теләге һәм ихтыяр көче, якыннары ягыннан ярдәм һәм адекват сайланган терапия кирәк. Хатын-кыз үзенең бәйлелегеннән дәваланырга риза булгач, кичекмәстән махсус наркология стационарына барырга кирәк, анда аңа кирәкле терапия һәм ярдәм күрсәтеләчәк. Дәвалау бары тик врачта гына узарга тиеш, бернинди заговорлар һәм халык алымнары ярдәм итмәячәк. Бары тик терапиянең комплекслы методлары гына хатын-кызларның алкоголь бәйлелеген җиңә алачак. Аек тормыш рәвешенә ирешү өчен берничә чараны кулланып карарга туры килүе дә ихтимал, һәм, әлбәттә инде, эчүче хатын-кыз тарафыннан максималь физик һәм психик көч кулланырга туры киләчәк, һәм  бу иң мөһиме—спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тартырга туры киләчәк. Хатын-кыз алкоголизмы убу инде үзеннән-үзе бәла. 

 

Хатын-кыз алкоголизмы турында
Хатын-кыз алкоголизмы турында
Автор:
Читайте нас: