Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 05:00

Бар да гаилә күңелендә...

Борынгы әдәбияттан билгеле булуынча, ул чор шагыйрьләре, язучылары Ходай Тәгалә янына күчү көнен бәхет, бәйрәм көне дип атаганнар. Минемчә, Суфиян абыйның күңеле мәңгелек йортына күчү  көнен сизенгәндер. Шулай булмаса, поэмасын бастырып чыгаруны шул көнгә тәгаен үзе билгеләмәс иде....

Бар да гаилә күңелендә...
Бар да гаилә күңелендә...

Форсаттан файдаланып, укучыларым сезгә, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, героебызның укучысы, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдиновның бу басмада чыккан язмасыннан гаҗәеп бер өзеген дә язасым килә. ”... Рамазан аенда, ураза ае тәмамланырга өч көн калгач, ул безнең арабыздан мәңгелеккә күчте. Шушы көнне, вәгъдәләшкәнчә, аның соңгы иҗат җимеше булган “Ходай Үзе бирде безгә бәхет көнен!” поэмасы “Кызыл таң”да дөнья күрде. Ул поэманы кат – кат укыйм да, исеме, эчтәлеге турындагы уйлар күңелгә тынгылык бирми. Ни өчен бу соңгы әдәби җимешен нәкъ 2нче июльдә (үлгән көне) бастырып чыгаруны сорады икән? Анда нинди бәхет көне турында сүз бара соң?

Борынгы әдәбияттан билгеле булуынча, ул чор шагыйрьләре, язучылары Ходай Тәгалә янына күчү көнен бәхет, бәйрәм көне дип атаганнар. Минемчә, Суфиян абыйның күңеле мәңгелек йортына күчү  көнен сизенгәндер. Шулай булмаса, поэмасын бастырып чыгаруны шул көнгә тәгаен үзе билгеләмәс иде.

Иманлы кеше генә фани дөньяда да, әхирәттә дә тулы бәхеткә ирешә, диелә изге Коръән китабында. Суфиян абый, бу дөньяда үзен бәхетле санады дип уйлыйм мин... Төпкел бер авылда туып-үскән малайның фән кыяларын яулап, татар–башкорт әдәбиятында киң танылу алып, халык язучысы дәрәҗәсенә ирешүе генә дә үзе күп нәрсә турында бәян итә.”

Гади бер укучыны шатланып фатирында кабул итүләре. Аның соравына бергәләп җавап эзләүләре. Фәнни эшенә юнәлеш бирүләре! Кунагының республика конкурсының призёры булып танылуы. Үзләре дә бит халыкчанлык җимеше була түгелме?   

Якты истәлекләр... Сүз турында сүзләр... Аны ак чәчле  галимнең авызыннан ишетүләр... Бар да - гаилә күңелендә...

Флидә ГАЛИЕВА,

Башкортстанның  атказанган укытучысы.

Автор:
Читайте нас: