Октябрь башында зирәк, хөрмәтле, олы тормыш юлы үткән кешеләргә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Чара башында Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Б.Ф. Агъләмов Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлады. Сәламәтлек, озын бәхетле гомер, туганнары һәм якыннары ягыннан мәхәббәт һәм игътибар, ә иң мөһиме- тыныч күк йөзе теләде. Аннан соң кунаклар, иркен шартларда, яшьлек елларын искә төшерделәр. Уеннарда һәм эстафеталарда актив катнаштылар:" Кегельгә бәр","Шарны шартлат","Кем беренче". Үзләренең яраткан җырларын башкардылар, үз тарихларын сөйләделәр һәм яшьлек җырларын җырладылар. Кунаклар өчен бәйрәм өстәле һәм чәй эчү оештырылды.
Җан яшь икән, елларга бирешмәскә була. Моның өчен алга өмет белән карарга кирәк.