Әнибез безнең үткен зиhенле, чибәр зәңгар күзле, молаем, юмарт, йомшак фигыльле, уңган ханым булды. Әниемнең тәмле ашлары, пешкән икмәкләре, бәлеш hәм шәңгәләрен әле дә сагынабыз. Безгә, кызларына гаилә серләренә, тел сәләтенә, аш-су пешерергә, мал- туар үстерергә, өйне ничек чиста тотарга, бәйләм бәйләү, тегү, яшелчә-җимеш үстерү,бакча эшләрен эшләргә өйрәтте. Әнием бәйләгән оекбашы яки бияләй безнең туган көнебезгә бик зур бүләк була торган иде. Зур куаныч белән кабул итә идек.
Үзебез үскәндә авыл балаларыннан аерылып тормадык, барыбыз да гади генә булып үстек. Әти-әнибезнең , үзебезнең тырышлыгыбыз белән урамыбызда без беренче булып телевизор сатып алдык, кич белән авыл халкы безнең өйгә телевизор карарга җыела иде. Әтиемнең аяклары гарип булса да мотоцикл йөретте,соңрак машина белән йөреде. Бал кортлары да бакчабызда булды, ул бик оста карый иде. Колхозга имән агачын эшкәртеп бик күп арба тәгәрмәчләре, арба- чаналар ясады. Әтием бик уңган, кулыннан бар эш тә килә иде.
Без дә балалар, кечкенәдән эшләп үстек: өй эшләренә ярдәм иттек, каз балалары саклау, сыер саклау, сарык йоның алу, мал көтүен көтү, делянкаларга барып гектарлап агач үсентеләре утырту, җәй каникул вакытларында печән чабу, сыер саву, ашлык амбарында эшләп туган колхозга ярдәм итү. Туганнарым үз яшенә, көченә карап, кулларыннан килгән эшне башкардылар. Колхозда эшләп алган акчаларны үзебезгә әниебез кием, уку әсбаплары алып бирә иде, безнең гаиләгә бик зур файда булды бу. Шул сабый вакытта ук без аңлый идек, hәр тир түгеп тапкан киемнең, ризыкның бәһасын.
Сөеклеләребез оныкларын үстерүдә дә зур ярдәм күрсәттеләр . Җәй көннәре безнең балалар рәхәтләнеп туган авылыбызда ял иттеләр. Дөрес тәрбия алдылар. Әле дә сагынып искә алалар. Әтием белән әниемнең 20 оныклары, 30 туруннары бар.
Газизләребез матур гомер юлы уздылар. 50 ел кулга кул тотынып матур итеп яшәделәр. Алар безгә hәм безнең балаларга пөхтәлеккә, чисталыкка, дөреслеккә, намуслы hәм иманлы булырга өндәделәр. Барыбыз да югары белемгә ия булдык, эшсөярбез, дини тәрбиялебез.
Җәй ял вакытларында балаларыбыз авылга кайтып тәбигый, экологик чиста ризыклар ашап сәләмәтлекләрен ныгытып, сөеклеләребезнең дөрес тәрбия бирү ысулларының нәтиҗәсен бүгенге көндә дә күрәбез. Бүгенге көндә оныклары аларны олы хөрмәт белән искә алалар. Алар өйрәткән юлдан баралар. Югары белем, тырышлык , олыларга ихтирамлы булу сыйфатлары аларны аерып тора. Оныклар арасында укытучылар, банк хезмәткәрләре, тегүчелар,адвокатлар,юристлар, айтишниклар, спортсменнар, полиция, стилистлар, икътисад хезмәткәрләре бар. Аларның барсын да үз вазифаларын үтәгән җирдә тырышлыкларын күреп хезмәтләрен югары бәялиләр. Чутсыз рәхмәт хатлары, Почёт грамоталары, хөкүмәт медальләре hәрбер өйдә үзләренең гаилә архивында урын ала. Болар барсы да әтиебез белән әнибезнең тырышлыкларының нәтиҗәсе.
Гаиләбездә дус-тату булып яшибез. Барыбыз да тормышта үз урыннарын табып, матур гаилә корып, балалар, оныклар үстереп гөрләтеп дөнья көтәбез. Туганнарым барсы да аш-суга осталар, бәйләм бәйләү, тегү, яшелчә-җимеш үстерү безнең өчен гадәти күренешләр.
Әти- әниемнәр— гади авыл кешеләре. Аларның белемнәре 4 сыйныфка гына тиң иде, шуна карамастан, безгә дә, балаларыбызга да ни кадәр дөрес тәрбия бирделәр! Газизләребезне соңгы юлга олы ихтирам белән озаттык. Аларның бәhиллеген, фатихасын алып калдык, бәлки шуңа күрәдер дә тормышыбыз бик ямьле. Йа Раббым, әти-әниебезнең, үзебнең, балаларыбызның укыган догаларын кабул кылсаң иде...
Җәннәт НЕЗАМЕТДИНОВА.
Казахстан, Астана шәhәре.