Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август , 05:30

Минем гаиләм

Озак та көттерми яшь гаиләдә икенче сабый булып дөньяга мин Җәннәт килгәнмен. Минем турыда берничә аерым китап язырга була.Мин 15 яшемдә Астана шәhәренә (Казакстан) юл тоттым.  Ихтыяр көчем бик  ныклы булган...

Минем гаиләм
Минем гаиләм

 

Әтием белән әнием матур дөнья корып жибәрәләр. Олы апабыз Яуhәрия туа. Ул бик уңган, йомшак күңелле, безгә туганнарына игътибарлы, илтифатлы,  ярдәмчел, үрнәк булды. Тырышып алдынгылар сафында , хезмәттәшләренең хөрмәтен яулап яшәде.Кызы Альбина Финанс министрлыгы идарә башлыгы булып эшли,улы Марат эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Озак та көттерми яшь гаиләдә икенче сабый булып дөньяга мин Җәннәт килгәнмен. Минем турыда берничә аерым китап язырга була.Мин 15 яшемдә Астана шәhәренә (Казакстан) юл тоттым.  Ихтыяр көчем бик  ныклы булган. Кызыл дипломнар белән уку йортларын тамамладым.. Хезмәт юлым тимер юл идарәсендә, Парламентта hәм Генераль Прокуратура оешмаларында үтте.Шәхес иясе булдым.Казакстанда татарлар оешмасы ачып hәм аның хөрмәтле җитәкчесе булдым. Хөкүмәт тарафыннан бик күп бүләкләр, медальләр белән бүләкләндем. Минем эшләгән хезмәт юлларым Казахстанның ”Алтын Китабында” һәм Дөньяның Уңышлы Кешеләре сайтында  урын алды.  Ислам университетының магистратурасын(теология) уңышлы кызыл дипломга  тәмамладым 65 яшемдә, 4 тапкыр Хаҗ сәфәренә бардым. Улыбыз —Руслан нацкомпаниядә управление башлыгы, кызым Роза калалык адвокатлар коллегиясенда адвокат, президиум әгъзасы булып эшли, оныгым Ильяс мәктәптә,10нчы сыйныф укучысы.

Фатима сеңелем  бала чагы зур әни янында үтә. Ул да Астана шәhәрендә баш киемнәр тегу цехы ачып, бик зур уңышларга иреште. Өч улы бар: Вахит,Ринат ,Мансур. Барсы да югары белемле, дәүләт эшендә эшлиләр.Ул сөекле әни, зур әни булып балаларының хөрмәтендә яши.

Роза сеңелем Нефтекама шәhәрендә гөрләтеп дөнья көтә.Өч баласына Олейся, Оксана , Анатолийга гомер буләк итеп аларның уңышларына шатланып яши.Әтиебезнең күп генетик сәләтләре аңа кучкән. Тормыш иптәше белән аяк-киеме тегү, төзәтү буенча бик уңышлы эшкуарлар. Матур итеп бакча үстерәләр, табигатька гашыйклар.

Салават энем туган авылыбызда яши. «Ир кешегә 70 төрле hөнәрдә аз» дигән сүзләр аның турында. Кулы белмәгән эш юк. Киленебез Роза  белән 3 бала үстереп Илгизә,Венария,Роберт аларның хөрмәтендә дөнья көтәләр. Балалары барсы да югары белемле, әз һөнәрләре буенча эшлиләр.

Мәдехат энем күп еллар район үзәгендә янгын сүндерү испекциясендә җитәкчелек итте. Кешеләргә ярдәмчел, йомшак фигыльле, бик күркәм сыйфатларга ул ия булды. Аның да улы Динар полиция хезмәтендә,кызы Диләрә эшкуар.

Тәслимә сеңелем Борай районында яши. Өч  улына гомер бирде. Фәрит, Рөстәм, Рифат тырышып себер якларында эшлилар.Ул үзе уңган, үткер, юмарт, сөекле хатын.

Иң төпчеге  Кәримә сеңелем.Кәримәбезга әти әниебезнең ин гүзәл сыйфатлары күчкән: адәп, сабырлык, ярдәмчеллек. Үзе чибәр, уңган, акыллы, кышын балык тоту, машина йөртү сәләтләренә дә ия. Дини дәресләр бирә .Ул гүзәллеккә гашыйк зат, Уфа шәhәренең Ботаник Бакчасында инженер вазифасын үти ( 30 ел). Бик матур гөлләр үстереп кешеләргә гүзәллек өләшә.Тормыш сынауларына бирешмичә, укыган догаларыннан көч табып, уллары Эльмир (адвокат-юрист) , Илнур(эшмәкар, спортсмен) киленнәренең, оныкларының олы ихтирамында матур итеп дөнья көтә.

Без, балалар, кечкенәдән әти-әниемнәрнең догалар укуын Аллаhының бар hәм бер булуына ышанып үстек. Әтием күп еллар авылыбызда Мулла вазифасын башкарды.Ул Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә барып имтихан тапшырып, Таныклык (12.04.1999 №372) алды. Дини кануннарны тиешенчә уздырды. Әтиебез  дулкынланып Коръән сүрәләрен ятлаулары  әле дә хәтеребездә. Бәлки шуңа күрәдер дә без дини гыйлемебезне үстерү өстендә эшлибез. Динебез кушканча яшәргә тырышабыз. Безнең өйдә гәет намазлары, корбан чалулар, Корърән ашлары бик еш уздырылды. Әтибезгә  бик күп кешеләр авылыбыздан,төрле төбәкләрдән авыр вакытларда киңәш сорап килә иделәр, киңәшларе гел уң булды.

Җәннәт НЕЗАМЕТДИНОВА.

Казахстан, Астана шәhәре.

Дәвамы бар.

 

Автор:
Читайте нас: