Без Балтач районының Нөркә авылында күп балалы гаиләдә үстек. Безнең туган авылыбыз табигатьнең шул хәтле матур кочагында урнашкан.Шул хозурлыкны күреп үскәнгә күңелебездә тик яхшы сыйфатларны үстерергә тырыштык.
Әтием Әсхәт Низаметдин улы Низаметдинов, әнием Сәлимә Мубарәкҗан кызы Мөбарәкова— ихлас кешеләр.Сөекле әтием белән әнием безгә, 8 балага, якты дөнья бүләк иттеләр, үстереп, дөрес тәрбия биреп тормыш юлына чыгардылар.
Безнең газизләребезнең бала чагы дәхшәтле Бөек Ватан Сугышы елларына туры килә. Алар кечкенәдән ару-талу белми колхозда эшли башлыйлар. Җинү көнең якыйнатыр өчен бик күп көч салалар. Әниемнең сөйләүләре хәтеремдә. Чернушка станциясенә (75 километр ераклыкта) котомка асып,чабата киеп, җәяү, суык карлы-яңгырлы айларда орлык алырга йөргәннәр. "Үлән (алабута) һәм җирдә череп кипкән бәрәңге калдыкларыннан кәлҗимә пешереп ашап яшәдек",— дип сөйли иделәр. Хатын-кызлар , бала-чагалар да авыр эшләрдә тырышып эшләп җиңүне якынайтырга ярдәм иткәннәр.
Бөек Ватан сугышы тәмамланыр алдыннан, җинү көне якынайган мизгелдә, әтиебез бригадир булып, авыл халкын җыеп, Җиңү көненә багышлап, Нөркә авылы белән Иштирәк авылы арасында ак каеннар утыртып аллея булдыра. Без кечкенә чагыбызда шул юлдан печән җыярга барганда,сезнең әтиегез утырттырды бу агачларны “Әсхәт каеннары”, дип олы апалар безгә әйтәләр иде. Шул вакытта без аны бик аңлап бетерми идек аның дәрәҗәсен. Бик сагынабыз әтиебезне, эх бер туган авылыбызга кайтып, бөтен балалары, оныклары,оныкчыклары җыелып, шул каеннар арасыннан үтәрга иде...
Әнием үсмер кыз чагында күп еллар буе хат ташучы булып эшләгән. Сәйтәк авылына 8 чакрым көндә юл тоткан. Әтием җәен колхозда көтүче, мал караучы булып фидакарь хезмәт иткән. Кышын әтием туган авылыбыз hәм тирә-як төбәкләр халкына пималар (киез итек) басып күпме кешеләрне кыш суыкларында аякларын җылыда йөретте. Аның пималары үтә сыйфатлы, җылы, җиңел hәм дә бик матур булулары белән аерылып торды. Чөнки ул бар көчен, сәләтен, җан җылысын, иң изге теләкләрен кушып пима түшәүләре әле дә күз алдымда тора. Бәлки шуңа күрәдер дә хәтта чит илләрдә дә аның пималары югары бәяләнде(Финляндия,Прибалтика илләренә алып киттеләр).
Әтиебез пима басканда бик күп көч түгә иде, аңа ярдәмгә без балар килә идек: коедан көянтә белән су ташу,кулланган сулары бакчага чокырга түгү, утын әзерләп кертү.
Әсхәт Низаметдин улы 1980нче елларда хәзерләүче (заготовитель ) булып эшләде. Район үзәгендә мактау тактасында фотосурәте урын алды, hәм дә инде сабан-туйларында күп тапкырлар истәлекле бүләкләргә, Рәхмәт хатларына, «Хезмәт Ветераны» исеменәдә лаек булды. Яшьлек елларына кайтыйк әле...
Җәннәт НЕЗАМЕТДИНОВА.
Казахстан, Астана шәhәре.
Дәвамы бар.