Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2024, 11:21

Әйтер сүзләр калды...

Рәшит Тәрәкый улы белән мәктәп елларыннан ук танышбыз.  Икебез дә Түбән Сикияз урта мәктәбен тәмамладык. Мин Шәвъяды авылыннан. Икебез дә армия сафларында хезмәт иттек. Ул заманда хәрби хезмәтне үтәү зур дәрәҗә һәм горурлык иде

Әйтер сүзләр калды...
Әйтер сүзләр калды...

.  Икебез дә Түбән Сикияз урта мәктәбен тәмамладык. Мин Шәвъяды авылыннан. Икебез дә армия сафларында хезмәт иттек. Ул заманда хәрби хезмәтне үтәү зур дәрәҗә һәм горурлык иде. Ил алдындагы бу изге бурычны Рәшит ракета гаскәрләрендә үтәде. Хатлашып, хәбәрләшеп тордык. Менә шулай танышлык дуслыкка әверелде. Чын дуслар тиз таныша – берләшә бит. Бер чорда армиядән кайтып төштек. Мин укытучы булып эшкә урнаштым. Алдагы көнем турында ныклап уйланмадым да. Эш һәм яшәү мәсьәләсе хәл ителгән, бар да яхшы, тыныч кебек иде. Июль азагында Рәшит кайтты.  Әле очрашкан юк иде. Сүзне озакка сузмый гына башлады: ”Мин документларымны Уфа нефть институтының төзелеш факультетына тапшырдым. Документларыңны җый,  укырга керергә имтиханнар тапшырырга барабыз“,— ди катгый гына. Армиядәге кебек боерык биреп куйды. Мин югалып калдым. Сынауларны тапшыра алуыма ышаныч та юк. Рәшит кыздырып алды, ничек инде син укытучы кеше, имтиханнардан уттан курыккан кебек куркасың, ди. Ходайга тапшырып юлга чыктык. Кабул итү комиссиясендә безне шаккатырдылар. Иртәгә имтиханнар, ә сез документлар китергәнсез, соңга калдыгыз егетләр, диләр. Рәшит коелып төшми инде ул. Киттек кабул итү комиссиясенең рәисенә. Рәхмәт төшкере, ул безне аңлады. 5нче числода икенче поток, бәхетегезне сынагыз, дип документларны алырга кушты. Менә шунда Рәшитнең нинди үткер, тәвәккәл икәнен күрдем. Бер вакытта да коелып төшмәс. Шулай берничә көн эчендә минем язмышымда кискен борылыш ясады Рәшит. Ниһаять, без —Уфа нефть институты студентлары. Үзе кыстап мине студентлар гомум торагына алып килде. Гаиләбезнең материаль хәле бик мактарлык түгел. Лекцияләрдән соң вагоннар бушаткан чаклар булды. Нишлисең, авылдан килгәннәр шулайрак көн итә, укуда өзеклекләр юк. Булуы да мөмкин түгел, чөнки Рәшит  староста. Май чүлмәге тыштан билгеле. Ул бервакытта да үзе кабул иткән карарларның дөреслегенә шикләнеп тормады. Кырык кабат үлчәнгән, төптән уйланган.  Үҗәтлек бар иде инде үзендә. Аның барыбызга да ярдәм кулы сузарга әзер булуын укыган елларда гел күрә идек.  Фигыле буенча ул җитәкче. Психологиядә андыйларны экстраверт диләр. Аңа сөйләшү,аңлашу, аралашу кирәк. Шундый халәттән энергия туплый. Ялгыз гына булуны күз алдына китерә алмый.  Без  5 егет үзара аңлашып, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Дүртөйле районы  Мәмәдәл авылыннан Флит, Чакмагыш районы  Имәнлекүлдән  Галимжан  бер группага эләктеләр. Бик теләп аралаша, бер-берсен ихтирам итүче гади авыл балалары  идек . Армия хезмәтеннән тормыш юлы үткән,  Альфред, Рәшит һәм мин аерылгысыз дуслар булып киттек. Хәрби кешене чын мәгнәсендә ныгыта, рухи якта берләштерә. Ул дуслык гомерлек булган икән. Гомум торакка да Рәшит якташларны бер бүлмәгә урнаштырды. Укуда гамь  көчәйде, без уку алдыгылары идек. Беренче курстан соң Төрекмәнстанга  стройотряд составында газопровод салырга  бардык. Бу сәфәр безнең дуслыкның ныклыгын чираттагы сынау дәресе иде. Без бер- беребезне ныграк аңладык. Ком чүлендә иң эссе һавада егетләрчә чыдам булдык. Сөенечле маҗаралар да күп булды. Беренче курсны тәмамлап стройотрядтан кайткач, Рәшит Резедага өйләнде. Мин аларның туйларында шаһит булдым. Алар  өчен шундый ышанычлы кеше булуым белән гомер буе горурланып яшим. Эй, ул яшь чаклар... Төшләргә кереп сагындыра торган мизгелләр! Галимжан белән Флит өйләнгәннәр иде. Менә шулай парлы  талиблар барлыкка килде. Шул елларда ук Рәшит белән Резеда безнең бәйрәмнәрне төп оештыручылар, алып баручылар булып тордылар. Четерекле проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзлибез. Яшәү рәхәт мондый кешеләр яныңда булганда. Тормышта бик тиз үз кешеләр булып киттек. Рәшитләрнең өендә еш була идем. Бу йортта һәрвакыт ихласлык, татулык өстенлек итә...

  Иман нурына коенган бу гаиләдә өч  егет үсә. Моннан мин сокланып кайтып китә идем.  Иманлы егетләр үстерә белгәннәре өчен әти-әниләренең зыялы булуларынахайран кала идем.
  Резеда тора – бара безнең хәләл җефетләребез белән очрашып, аларны дуслаштырып яшәде. Алар да үзара чын дуслар булып киттеләр. Барлык юбилейлар, туйлар, яңа торакларны  котларга җыелулар, рәсми бәйрәмнәрне бергә үткәрү традициягә кереп китте. Тормышларыбызның иң күркәм, истәлекле еллары алар белән үткән икән.
 Кыска гына вакытта район өчен, халыкның көнкүрешен яхшырту буенча Балтач районы җитәкчесе хәтсез күп эшләр эшләде. Без аның белән бертуганнар кебер яшәдек. Югары мәдәниятле, киң эрудицияле,тирән белемле җитәкче иде. Гадилеге, халыкның уй-теләкләре белән аерылып торды. Республика җитәкчелеге белән эшлекле  элемтәдә булды. Рәшит Тәрәкый улы тәҗрибәле, хуҗалыкчыл гадел кеше иде, сыйныфташыбызның зур планнары  бар иде.
 Тетрәндергеч вакыйга көтмәгәндә булды. Пандемия зур сынаулар китерде.  Көчле врачларны җәлеп итсәк тә , бу искиткеч дусларыбызны алып кала алмадык. Язмыш аяусыз булып чыкты. Рәшитне соңгы юлга озату чабып барган чаптарны тирән кыяга төшереп  җибәрүгә тиң булды. Чын дусларны югалту күңел түрендә кала, йөрәкне телгәли.
  Резеда  белән Рәшитне оныта алмабыз инде. Алар безнең күңелләрдә мәңге тере. Сөйләшеп туймаган идек бит әле. Әйтер сүзләребез калды...

 

Фәнгат ФАЗЛЫЕВ. 

Автор:
Читайте нас: