Менә маталылар тагын обелиск янында эшне башлап җибәрделәр. Тротуар эшләнәчәк урынны чистартып бетереп, ком астына материал җәеп, ком җәелде, тигезләнде. Ике һәйкәл арасындагы аралыкны чистартып, ком, цемент җәеп плитка тезелә башлады. Катнашучыларга зур рәхмәт. Әле эшләр бар, калганнарның да катнашуларын өмет итеп калалар.
Клуб йортында кызлар учак ягып бик тәмле итеп пылау пешерделәр, карагат яфраклары салып чәй кайнаттылар. Барлык ризык белән дә үз акчасына, һәр эш барышында, Гөлнара Сафина, тәэмин итә. Барлык авылдашлар исеменнән шушы эштә катнашкан егет, кызларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Авылдагы кешелэр генә түгел, читтә яшәгән якташларга да шушы зур эшне башлап җибәрүдә катнашканнары өчен рәхмәтне җиткерделәр.
Бергә булып, бердәм булып эшләргә дә эшләргә исәпләре бар.