”Бар да нәселдән килә. Укытучының якыннары да сәнгатькә гашыйк. Оныкачы, кызы Флүрәнең кызы Гүзәлия дә — сүз остасы һәм җырчы. Ул район һәм республика сәхнәсе бизәге. Флүрәнең иң олы улы, укучым Рафаэль дә, артист булып туган булгандыр. (Урыннары оҗмахта булсын). Һич онытылмый, аның республиканың төньяк район укытучыларын җыйган Иске Балтач урта мәктәбендә үткән семинарда “Төлке һәм куян”, “Йомгак” әкиятләрендәге хәйләкәр төлкене тамаша кылып, залдагыларны шаккатырганы.
Көтмәгәндә, җанны ачы кайгыга батырып, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Авылның бар ирләре кулларына корал алып ил сагына баса. Фазылгаян —Ленинград, Балтыйк, Волхов буе фронтларында. Укытучы, мәктәп директоры, Мөхәммәттаһир–коточкыч Ленинград камалышында!
Аның эшен кызы Фәйхунә дәвам итә. Бөре педучилищесын тәмамлап кайткан яшь укытучы. Иңнәрдә – күрше Чыпчык, Яңа Балтач балаларын укыту да. Өч авылга ике укытучы! Иртә таңнан караңгы төнгәчә – олысы һәм кечесе хезмәт казанында кайный. Бар совет кешесе кебек, укытучылар да: “Барысы да – фронтка!” лозунгы белән эшли. Булмасын, ит, сөт, йомырка җыюны оештырулар. Кич утырып, фронтка бияли, оекбаш бәйләүләр... Балалар белән макулатура, металлолом, көл, сөяк җыюлар. Авыл клубы сәхнәсендә артист та ул ачлы – туклы укучы...
Нәрсә генә булмасын укытучыга, иң мөһиме, баланы укырга – язарга өйрәтү. Бер телем ипигә мохтаҗ сабыйда уку кайгысымы соң әле? “Репититорлары” да укый да, яза да белмәгән әниләр генә. Китабы - дәфтәре, ручкасы бармы тагын? Иң авыры – кышкы мәктәп. Бозга каткан тәрәзәләр... Утын хәзерләргә җәйгелектә вакыт җитми кала. Ә кыш китергән утын кышкы инде. Чи, янмый. Ул да җитәр – җитмәс. Бичара техничка төн йокысын оныта бу мәлләрдә. Ничек кулыннан килә шулай, мәктәптәге өч мичне укучы килгәнче җылытырга тырыша. Өс киемнәрендә утырырлык булса да. Нәзирә әби Насретдинова, Ямалия апа Дәүләтшина, Гыйльминур апа Әүхәтова кебек булдыклы техничка апаларыбызның урыннары оҗмахта булсын.
Сугыштан соң, Фәйхунә апаны (тыныч йокласын) язмышы Әхвәс Габдулхак улы белән кавыштыра. Әнисе Зәйнәпнең туган авылы - Штәнденең яугир укытучысы. Әхвәснең тәнендә яудан гомерлеккә калган ачы яралар... Инде алар, бергәләп аның белән “сугышалар.” Шул авыл мәктәбендә гомер буе эшләп лаеклы ялга чыгалар. Икесе дә олы хөрмәткә лаек укытучылар. Районда аларны белмәгән кеше юктыр. Дин әһеле, йөзъяшәр сугыш һәм хезмәт ветераны Әхвәс абый бүген безнең арада. Әлхәмдүлилләһ. Үземнең дә якыннан белгән кешеләр. Иманым камил, күпләргә үрнәк гаилә. Ышанычлы, кешелекле, сабыр холыклы, үтә тыйнак ике ул һәм бер кыз үстерделәр. Рафаэль, Мауа – врачлар. Уллары Радиф – кеше хокукын яклаучы.
Флида Галиева.