Җәмгыять
16 Май 2024, 04:50

Хезмәттә коелган казаныш...

Бу язма Туган җирем,Мишәр башлангыч сыйныфлар мәктәбендә җиңел булмаганутызынчы – кырыгынчы һәм сугыштан соңгы шау-шулы авыр елларда эшләгән укытучылар  хакында.

Хезмәттә коелган казаныш...Хезмәттә коелган казаныш...
Хезмәттә коелган казаныш...

Сүзне Тәслимә Солтаньяр кызы Шаһиевадан башлыйм. Мәктәбебездә дистә елдан артык эшләгән мөгаллимә. Шуңа  аның шәхесенә аерым тукталуым. Ул Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Аскын районы, чордашы Кирәй Мәргәнле, Базанчат авылында үсә. Кызчыкны дәвер эш белән “уйнатып” үстерә. Нечкә бармаклар сүс эрли, киндер суга, бәйли, тегә... Укуда да өлге. 7нче сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. 15 яшеннән Тәслимә —Бөре шәһәре укытучылар хәзерләүче курсларда. 18дән - дипломлы укытучы. Хезмәт юлын туган Балтачрайонында башлый. Әүвәл, Мата, Штәнде авылы мәктәпләрендә. 1937нче елдан – Мишәрдә. Инде гомерлеккә. Солдат шинелен дә салып өлгермәгән, авылның сөлектәй егете, Фазылгаян белән шул ук елда гаилә учагын кабызалар. Озак та үтми, кызлары Линария һәм уллары Ринат дөньяга аваз сала. Йорт, мәктәп, колхоз, җәмәгать мәшәкатьләре укытучының бар вакытын ала. Чабаталы дәверләр яшь балаларны да эшкә җигә... Менә ниләр очрашуда сөйләгән иде, 9нчы дистәне куган укучысы, Язиля Хәким кызы (урыны оҗмахта булсын): “1939нчы елда мәктәпкә бардым. Уку булмады. “Чәнечкә алып килегез. Хәзер үк басуга,”- дип кайтарып җибәрделәр. Без чәнечкәгә тирес төяп торабыз. Олыраклар басуга чыгара. 10 яшьтә сарыклар фермасы көтүчесе булдым. Күпвакыт өй эшләре генә алып кайтабыз. Таблицаларны дәфтәр артыннан ятлыйбыз. Искә төшсә, күңелләрем тетрәнә.

Флида Галиева.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас