Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май , 16:13

Чишмәләрне чистарту саваплы эш

Гаилә көнендә Мата авылы халкы  чишмә буен чистартуда катнашты.

Чишмәләрне чистарту саваплы эш
Чишмәләрне чистарту саваплы эш

 Сулыкларны бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерү саваплы эш икәнен өлкән яшьтәгеләр яхшы белә. Мата авылында  чишмәне тәрбияләп торалар. Моңа игътибар артты.
Авылның изге “Ташлы чишмәсе”н ел саен Гөлнара Сафина оештыруында карап чистартып,төзекләндереп өмәләр ясап торалар,кыш  та чишмәгә юл өзелми.
Быел өмә бигрәк ямьле , күңелле үтте. Берьяктан ул – зур эш кебек, ә авылдашлар бердәм тотынгач, тырышып эшләгәч, өмә бер матур бәйрәмдәге чарага әйләнде. Чишмә суында  пешерелгән боткалар, кайнатылган чәйә ниндидер көч-дәрт, рәхәтлек хисе уяткандай булды. Авылдашлар аралашып, өмәне тиз башкарып чыкты.

Чишмәләрне чистарту саваплы эш
Чишмәләрне чистарту саваплы эш
Автор:
Читайте нас: