Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель , 12:00

Халык мәнфәгатен кайгыртучы

Нинди дә сорау булса, авыл халкы беренче чиратта кемгә шалтырата? Әлбәттә, авыл биләмәсе башлыгына. Ул үз территориясендә булган бар нәрсәне дә белә. Шундый башлыкларның берсе – Җәлил Гафуров. Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы биредәге халыкның тормыш-көнкүреш, тын-алыш, борчылу-шатлыклар, борчыган мәсьәләләреннән хәбәрдар.

Халык мәнфәгатен кайгыртучы
Халык мәнфәгатен кайгыртучы

Авыл биләмәләренең ел әйләнәсенә эшләре җитәрлек. Бигрәк тә әлеге язгы көннәр башлангач, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре беренче планга чыккач, аеруча күп. Бу вакытта табигать кышкы йокыдан уянган кебек, авылларга да үзенчә бер җан керә. Иң кызу мәл—аларны төзекләндерү, юл мәсьәләләрен чишү, яшәү өчен уңайлы итү—авыл биләмәләре эшчәнлегендә мөһим урын алып торучы төп бурычлар.

Нинди дә сорау булса, авыл халкы беренче чиратта кемгә шалтырата? Әлбәттә, авыл биләмәсе башлыгына. Ул үз территориясендә булган бар нәрсәне дә белә. Шундый башлыкларның берсе – Җәлил Гафуров. Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы биредәге халыкның тормыш-көнкүреш, тын-алыш, борчылу-шатлыклар, борчыган мәсьәләләреннән хәбәрдар.

Җәлил Фидай улы үзе Каргалы авылыннан. Башта туган авылында сигезъеллык, соңыдан Тучыбай урта мәктәбен тәмамлый. Аттестатны кулга алгач, төзелеш өлкәсендә күпмедер вакыт эшләп ала. Ары таба – Ватан алдында изге бурычны үтәү. Ул 1982 – 1984нче елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

Ары таба Тучыбай урта мәктәбендәге интернатта тәрбияче буларак хезмәт юлын башлый. Бар яклап та булдыклы кеше икәнен күреп, аны укытучылар коллективына алалар. Җиң сызганып, дәртләнеп эшләргә торган яшьләр кайда да кирәк. Хезмәт һәм физкультура дәресләрен укыта башлый. Шул ук вакытта читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерә. Бу юлны сайлау очраклы түгел, әтисе – Фидай Наҗар улы да гомере буе мәктәптә рус телен укыткан, шигырьләр язган.

Шулай итеп, мөгаллим физкультура белән беррәттән укучылар күңелендә рус теле һәм әдәбиятенә карата да мәхәббәт тәрбияли башлый. Физкультура укытучысы буларак Җәлил Гафуров туризм белән дә бик мавыга. Балалар белән бергә төрлө дәрәҗәдә үткән кышкы, җәйге, җәяүлеләр һәм чаңгы туризмы буенча ярышларда катнаша. Моның өчен ул “Башкортстан Республикасында туризмны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” билгеле белән бүләкләнә. Мәгариф өлкәсендә күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесенә лаек була.

1995нче елда Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Тучыбай урта мәктәбенә эшкә килгән Көнтүгеш авылы кызы Эльмира Рәшит кызы белән Җәлил Фидай улын тормыш таныштыра һәм кавыштыра. Яшь парны тагын да куандырып, өч балалары дөньяга килә. Алар да әти-әниләре үрнәгендә тормыш сукмагы буйлап ныклы адымнар белән баралар – олы кызлары Диләрә Яр Чаллы шәһәрендә табиб-функционалист булып эшли, уллары Илнур Уфа медицина университетын уңышлы тәмамлап, Казан шәһәрендә ординатура үтә, ә кече кызлары уфадагы Хокук институтында халыкара хокук белгече һөнәрен үзләштерә.

Халыкта гадәттә, биләмә белән җитәкчелек эшендә яшь буын һәм аларның ата-аналары белән җылы мөнәсәбәттә булган, олыларның ихтирамын яулаган кешене күрергә телиләр. Тучыбай авы биләмәсендә дә шулай була. Өч дистә еллар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Җәлил Фидай улын 2015нче елда халык телендә әйткәндә “силсәвит” итеп куялар. Шул көннән алып ул урындагы халыкның ышанычын аклый, билгеләнгән эшенә җитди һәм җаваплы караш белән карап, халык хәстәрлеге белән “кайнап” яши.

—Эш күп. Монысы сер түгел инде. Берәр эшне алдан планлаштырасың да, ә бер сәгатьтән соң барысы да үзгәрә. Шуңа күрә һәрчак эштә булырга кирәк. Кичен өйдә булганда да, телефон кулдан төшми. Вакыты белән авыр булса да, эшем белән канәгатьмен. Халык белән бер “дулкында” булыр өчен һәрчак бәйләнештә торырга, аралаша һәм килешә белү бик мөһим. Мәктәптә эшләү дәверендә алган бу сыйфатлар миңа бик ярдәм итә,—ди Җәлил Гафуров.

Биредә Тучыбай, Каргалы, Югары һәм Түбән Кансөяр, Бүләк авылларында 750ләп кеше яши. Шул авылларда төрле программалар нигезендә төзекләндерү, ремонт эшләре актив алып барыла.

Урындагы башлангычларны яклау программасында алар 5 тапкыр җиңеп чыккан. Аның ярдәмендә Каргалы, Тучыбай авылларында зират киртәләре яңартылган, Тучыбай һәм Югары Кансөярдә ял парклары булдырылган. Шулай ук биредә янгынга каршы депо да эшләнгән.

Быел да халык әлеге мөһим программада катнашырга теләк белдереп, Тучыбай авылының Мәктәп урамында юлны ремонтлау кирәклеген күтәреп чыкты. Конкурста җиңеп, көнүзәк проблема хәл ителер, дип ышанычта калабыз.

“Реаль эшләр” программасы кысаларында биләмәдә 5 чишмәгә һәм яңа бер коега яңа сулыш бирелгән. Түбән Кансөяр авылы зиратындагы махсус кирәк-яраклар өчен бина яңартылды.

Күптән түгел генә куанычлы һәм көтеп алынган вакыйга – Югары Кансөярдә яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Ул “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицинаның башлангыч звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә тормышка ашырылды. Шулай ук узган елда авылда халык тарафыннан мәчет төзелә башлады һәм аның тантаналы ачышын бу елга планлаштыралар.

Мондый кирәкле программаларда катнашып, киләчәктә дә биләмә территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итәсенә бер дә шикләнмибез. Билгеле булуынча, эш күмәклекне ярата. Тучыбайлылар төрле проблемаларны һәм бурычларны хәл итү өчен бергәләп эшли белә. Шулай хезмәттәшлектә, бердәм булганда уңышларга ирешергә була.

Бәйрәмнәр дә биредә гөрләп үтә. Тырыш һәм уңган халык вакытында ял да итә белә. Даими рәвештә Сабантуйлар үтеп тора. Иске Каргалы авылында Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, билгеле композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узды. Шулай ук 2022нче елда Тучыбай авылының 300 еллык юбилее билгеләнде. Кыскасы, Тучыбай авыл биләмәсе халкы эшли дә, ял итә дә белә.

Бүгенге көндә Тучыбай авыл биләмәсеннән махсус хәрби операциядә 2 кеше мобилизация буенча, 8 кеше контракт төзеп һәм 4 хәрби офицер хезмәт итә. Ватан алдында изге бурычларын үти. Илебездә тынычлык булсын, гаиләләр имин яшәсен дип, авыл биләмәсе халкы яугир райондашлары өчен бар яклап та гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Сынатмаслар якташлар. Иң мөһиме, исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Шатлык белән күрешергә язсын.

—Ахырдан авыл биләмәсендәге депутатлар, старосталар һәм барлык халыкка рәхмәт әйтәсем килә. Авылларда тормыш сыйфатын яхшырту шундагы халыкның битараф булмаганлыгына бәйле, дисәк тә була. Шулай бер гаиләдәй булганда гына үзебезнең авылларыбызны матуррак һәм ямьлерәк итә алабыз. Бездә яшәү, эшләү, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү һәм файдалы итеп ял итү өчен барлык шартлар да бар. Бергә тату һәм дус булып, тыныч һәм якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә язсын,—дип тәмамлады әңгәмәбезне үз халкы һәм биләмәсе өчен җанын бирергә әзер булган Җәлил Фидай улы.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: