Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 15:44

Урындагы үзидарәнең күренекле җитәкчесе

Югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Әнәскә "Иң яхшы водитель"дигән Кызыл Байрак тапшырыла һәм акчалата бүләк бирелә. Үзенең гражданлык бурычын үтәп кайткач Әнәс Шәяхмәтов Калинин исемендәге колхозда водитель булып эшли,Түбән Карыш сигезьеллык мәктәбендә физкультура һәм хезмәт дәресләрен алып бара.

Урындагы үзидарәнең күренекле җитәкчесе
Урындагы үзидарәнең күренекле җитәкчесе

Яңа белем алу, яңа үрләр яулау теләге Әнәсне 1981нче елда Дуван авыл хуҗалыгы техникумына алып килә. Техникум җитәкчелеге Әнәснең  оештыру сәләтләрен күреп аны иң элек группа старостасы, соңыннан гомум торак старостасы итеп билгели. Ул бөтен җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әнәс 1984нче техникумны кызыл диплом белән тәмамлый һәм агроном белгечлеген ала.

  1984нче елда Калинин исемендәге колхозда агроном, шул ук вакытта комсомол оешмасы секретаре булып эшли.Әнәс яшьләрне үзенең янына туплый, алар белән бергә киңәшләшеп төрле чаралар үткәрә: спектакльләр, концертлар куела, волейбол, шахмат-шашка турнирлары, төрле спорт чаралары үткәрелә. Бу чараларны үткәрүдә аңа Югары  Карышавыл клубы мөдире, талантлы баянчы, җырчы һәм артист Әхнәф абый Шәймөхәмәтов һәм мәктәп директоры, Башкорт АССРының атказанган укытучысы Рамил Карам улы Мансуровлар зур ярдәм күрсәттеләр. Комсомол туйлары, эстафеталар, фестивальләр гөрләп уза. Колхозда тырышып эшләгән яшь савучылар, терлекчеләр һәм механизаторлар өчен Югары  Карыш авылында Яшьләр урамы төзелә һәм алар яңа йортларда шатланып яши башлыйлар.

1987нче елда  Әнәс Гасыйм улын Түбән  Карыш авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар.Бу вазифада аның яңадан-яңа яхшы сыйфатларывачыла һәм ул халыкның чын мәхәббәтен яулый.             Район җитәкчелегеӘнәснеңоештыру сәләтләре югары бәһалый һәм аны һәрвакыт җитәкче вазифаларга куя.

2000-2001нче елларда ул Калинин исемендәге колхоз рәисе, шуннан Уфаның "Водстрой" җәмгыятенең участок начальнигыв"Нива" кооперативы җитәкчесе, Балтач районының "Газремстрой"җәмгыятенең участок җитәкчесе.

2009елда яшерен тавыш бирү юлы белән ике авыл биләмәсе (Түбән  Карыш  һәм Зиләзекүл) кушылу нәтиҗәсендә Әнәс Гасыйм улыТүбән  Карыш  авыл биләмәсе башлыгы итеп сайлана. ул бөтен нәрсә өчен җаваплы, бөтен проблемаларны хәл итәргә тиеш. Авыллардагы мәсьәләләрне хәл итүдә (су, газ кертү, юлларны. зиратларны төзекләндерү) аңа район җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтте һәм  ул кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча бик күп изге эшләр башкарды һәм зур абруй казанды.

Әнәс Гасыйм улы Балтач районының иң талантлы һәм иң уңышлы, халык сөюен яулаган җитәкчеләрнең берсенә әйләнде. Аның уңышлы эшчәнлеге республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан югары бәһа алды.

Ул ВЛКСМның Үзәк Комитеты тарафыннан „Мәскәүдәге XII дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестифален оештыру һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен“ билгесе белән бүләкләнә.

Әнәс Гасыйм улы Башкортстан Республикасында урындагы үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен 2014елның 23нче сентябрендә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Почёт грамотасы белән бүләкләнә.

2016 елның 23нче ноябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәмитовның указы белән аңа озак еллар намуслы хезмәте һәм урындагы үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен Башкорстан Республикасының Почёт грамотасы тапшырыла.

2019 елның 30нчы сентябрендә Әнәс Гасыйм улыБашкортстан Республикасы урыдагы үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкорстан Республикасы Башлыгы хакимиятенең Почёт грамотасы белән бүләкләнә.

—Иң югары бүләк-ул “Балтач районының Почёт гражданины” исеме,—ди Әнәс Гасыйм улы.

Ләкин Почёт грамоталарыннан һәм югары исеменәрдән иң кадерлесе һәм иң югары бүләге- ул халык мәхәббәте һәм рәхмәте.

Әнәс Гасыйм улының башкарып чыккан эшләренә карасаң, ышанмыйча, „Ничек эшләп чыкты икән бу эшләрне?“—дип аптырап торасың.

1993нче ел-Карыш авылыың 300 еллыгына багышлнган юбилей чаралары һәм обелиск ачу.

1996нче ел-Чуртанлыкүл авылында уүткәргеч кертү.

1998нче ел-Батырша юбилее чаралары.

2001нче ел-Югары Карышка суүткәргеч үткәргеч үткәрү.

2010нчы ел-Начар, Зиләзекүл һәм Кизгәнбаш авылларына газ кертү.

2012нче ел- ТүбәнКарышта „Саумысыз, авылдашлар!“ очрашуы үтә.

2013нче ел-Кизгәнбаш кубарылышына 85 елга багышланган чаралар.

2014нче ел-Кызыл Күл, Кызыл Восток авылларының 85 еллыгына багышланган чаралар.

2015нче ел-Начар авылына 6 миллион 400 мең сумлык суүткәргеч үткәрелә.

2015нче ел- Анновка авылына 10 миллион сумга керү юлы төзелә.

2016нче ел- Түбән Карыш авылына 6 миллион 700 мең сумга суүткәргеч кертелә.

 

2017нче ел-  Начар авылында обелиск ачыла.

2017нче ел-  Түбән Карыш авылы урамнарына 22 миллион сумлык асфальт җәелә.

2018нче ел- Кизгәнбашавылының 240 еллыгына багышланган чаралар, авылда обелиск ачу.

2018нче ел- Зиләзекүл авылында 1 миллион 200 мең сумлык обелиск ачу.

2019нче ел-ТүбәнКарыш һәмЧуртанлыкүл авылларында обелисклар ачу.

Бу чараларны үткәрүдә „Атайсал“ кысасында матди ярдәм иткән авылдашларны, якташларны рәхмәт әйтеп китү урынлы.

Түбән Карыштан Ильяс Мөниров, Ринат Галимов, Иске Балтачтан Илшат Мирһаҗев, Югары Карыштан Ансар Габбасов, Радиф һәм Рамил Гыйндуллин, Чуртанлыкүлдән Рәфис Шәйхәйдәров, Кызыл Восток, Кызылкүлдән Флорит Зәйнуллин, Радиф Рәхимов,Җиһанунур Имамов, Начардан Рәиф Әмиров, Фәрит Xуҗиев, Зиләзекүлдән Наил Мәрдәнов, Рәвис Баһаутдинов, Кизгәнбаштан Флорит Фәйрушин,Илдар Миңнегалиев, Xәлим Xаҗиев. Аларның изге эшләре өчен халык рәхмәтле.

—Бу эшләрне башкарып чыгып булмас иде, өйдә ныклы тылым: әти-әнием һәм ышанычлы, тырыш тормыш иптәшем Фәүзинәм булмаса. Алар миңа бик нык булыштылар",—ди Әнәс Гасыйм улы. Ул Югары Карыш чибәре Фәүзинә Әхмәтзыя кызы белән чәчен чәчкә бәйләп 1986нчы елда матур гаилә корып җибәрәләр. 1989нчы елда  кызлары Роза туа. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлап бүгенге көндә Уфада балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ике бала тәрбияли. 1991нче елда уллары Вадим туа. Ул Уфа авиация институтында укый. Аспирантураны уңышлы тәмамлап бүгенге көндә генеральный конструкторның урынбасары булып эшли. Фәүзинә Бөре медицина  училищесын тәмамлап фельдшер  һөнәренә ия була. Тырыш, белемле, сөйкемле фельдшер 30 ел буена  Карыш участок больницасында, 5 ел приютта эшли һәм халыкның ихтирамын яулый.

Фәүзинә һәм Әнәс Шәяхмәтовлар Балтач районының иң үрнәкле гаиләләренең берсе. Күл буендагы таутау башында урнашкан өйләрен алар авылның матур, истәлекле урынына әйләндерделәр.Бакчада һәм өйдә тәртип, күп төрле чәчәкләр күз явын алып тора. Күп итеп мал-туар, кош-корт карарга вакыт таба алар.

Түбән Карыш авылы урамнарына асфальт түшәүдә Әнәс Гасыйм улының роле зур булды. Балтач-Начар борылышына һәм Түбән Карыш урамнарына Ильяс Яхия Мөниров юл төзелүдә көч салды.Шуңа халык якташыбызга рәхмәтле. Ә ул эш тормышка ашсын өчен Шәяхмәтовның тынгысызлыгын билгеләү мөһим. Әнәс Гасыйм улыннан яшьләр үрнәк алып эшләрлек. Аның туган ягының чын ватанпәрвәре булуын дәлилләп тору артык булыр.

2023 елның 13-14нче ноябрендә Мәскәүдә урындагы үзидарә үсеше буенча Бөтенрусияассоциациясенең V съезды булып үтте. Илебез Президенты Владимир Путинның тәкъдиме буенча "Җирле үзидарәнең атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем булдырылды. Минемчә,бу мактаулы исемгә Әнәс Гасыйм улы лаеклы Бу фикеремне бик күп кеше хуплар дип уйлыйм. Илебез төрле милләт кешеләренең какшамас дуслыгы, булдыклы җитәкчеләре белән үрнәкле. Xалык өчен тырышып эшләүләре тик уңышлы нәтиҗә бирә.

Ринат СӘИТОВ,

Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.

 

 

 

Автор:
Читайте нас: