Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель , 14:39

Җырчылар гаиләсендә бәби туды

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина әти- әни булдылар.

Җырчылар гаиләсендә бәби туды
Җырчылар гаиләсендә бәби туды

10 апрельдә, Ураза бәйрәме көнендә,  эстрада йолдызлы пары Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачуринаның беренче баласы-малайлары туды. Пар әлегә бар нечкәлеге белән интервью бирмәде. Үзенең социаль челтәрләрендә Ришат Төхвәтуллин үзенең шатлыгын тыя алмавын язган. Яшь әтине аңлап була.

Ураза бәйрәмендә туган уллары иманлы бала булсын. Бар сабыйлар да бәхетле булсыннар, дип телисе килә. Җиргә алар яктылык, яхшылык эшләргә килсеннәр.

Автор:
Читайте нас: