Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март , 14:56

РФ Президентын сайлауларда үз позицияләрен актив белдерделәр

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев райондашларга рәхмәт сүзе җиткерде. Нинди процентлар, нинди күрсәткечләр?

РФ Президентын сайлауларда үз позицияләрен актив белдерделәр
РФ Президентын сайлауларда үз позицияләрен актив белдерделәр

"Балтач районында яшәүчеләр РФ Президентын сайлауларда үз позицияләрен актив белдерделәр. Рәхмәт! Балтач сайлаучыларының 91%тан артыгы Русия Президентын сайлауларда катнашты. Владимир Путин өчен сайлаучыларның 94,36%ы тавыш бирде. Бу район халкының гражданлык җаваплылыгы, ил Президенты карарларына һәм гамәлләренә ярдәм итү турында сөйли. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларына, күзәтүчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә уңайлы, үтә күренмәле һәм имин тавыш бирүне оештырган өчен рәхмәт белдерәм",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев райондашларга социаль челттәрләрендәге сәхифәсендә мөрәҗәгать итте.

Райондашлар иртәгәсе көнен билгеләр өчен сайлауларга килде. Халкыбыз үз ирке белән ил җитәкчесен сайлады.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: