Алина һәм Айдар Муратовлар традиция буенча балалар белән бергәләшеп Иске Балтачтагы 1160нчы “Молодёжный" сайлау участокларына иртәнге сәгатьтә килделәр. Балалары Арина һәм Алмазга әти-әниләре бик мөһим эшне һәр гражданин сайлауларда башкарырга тиешлеген аңлата. Ил киләчәге балаларда булуын өлкәннәр аңлый. Ата-аналар мөһим эшкә- сайлауларга җитди мөнәсәбәтне шулай үз мисалларында күрсәтүне хуп күрә.
Рима Вәлиева фотосы.