"Комсомольский" сайлау участогында иң беренче сайлаучылар Иске Балтач авылыннан Алсу һәм Фирдәвис Абраровлар булды. 1161нче сайлау участогында тиешле вакытка бихисап кеше килгән иде. Ә беренче сайлаучылар бүләккә лаек булды. Гомумән, сайлауларның беренче көнендә үк уңган, җаваплы кешеләр беренчеләрдән булып килүе билгеле. Ә кечкенәдән әти-әниләре белән килгән балалар бу эшнең мөһимлеген аңлап үсә.