Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 15:04

Госуслуги порталы аша никахны теркәү турында гариза бирәләр

Башкортстан Республикасында 2024 ел башыннан 3 меңгә якын пар Госуслуги Порталы аша никахны теркәү турында гариза биргән.

Госуслуги порталы аша никахны теркәү турында гариза бирәләр
Госуслуги порталы аша никахны теркәү турында гариза бирәләр

- Гаризаларны ике кеше бирә, һәрберсенең дәүләт  (Госуслуги) расланган хисап язмасы булырга тиеш. Кияү яки кәләш үзе турында мәгълүмат тутыра, уңайлы ЗАГСны, теркәлү датасын һәм вакытын сайлый һәм үз яртысына чакыру җибәрә. Икенче гариза бирүче электрон почтага чакыру ала, гаризаның үз өлешен тутыра һәм аны карауга җибәрә, – дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. Министр урынбасары сүзләренчә, никах турында онлайн-гаризалар күләме әлеге механизмны куллануның активлыгын раслый, шулай ук электрон дәүләт хезмәтләренә ышаныч  булуы турында сөйли.

Гаризаны килештерергә һәм дәүләт пошлинасын 24 сәгать эчендә түләргә кирәк, югыйсә датаны һәм вакытны яңадан сайларга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, Гашыйклар көнендә Башкортстанда рәсми рәвештә 104 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәгән, шуларның 28е Уфада өйләнешкән.2024 ел Русиядә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Гаилә елы дип игълан ителде.

 

 

Автор:
Читайте нас: