Бар җаны белән матурлыкка омтылучы, оста куллы, мари халкының мәдәнияте һәм тарихы өчен җан атып яшәгән шәхес – Пётр Абдулов турында билгеләп үтәсем килә биредәге язмамда.
Районның иҗтимагый тормышында кайнаган шәхес турында белмәгән балтачлы юктыр, мөгаен. Бернинди дә чара ансыз үтми, дисәк тә була. Соңгы елларда ул борынгы эш менән шөгыльләнә – талдан төрле кәрҗиннәр, читән үрә.
Пётр Абдулов Янтимер авылы егете. 1975нче елда Иванай урта мәктәбен тәмамлагач, Совет Армиясе сафларына алына. 1976—1978нче елларда ул Кавказ аръягы хәрби округында хәрби-һава гаскәрләрендә Ватан алдындагы изге бурычын үти.
Ары таба Шафран ветеринария училищесын (Әлшәй районы) яхшы билгеләргә генә тәмамлап, үзенең хезмәт юлын “Большевик” колхозында ветеринария фельдшеры булып башлый.
Туган авылында, районда үткән бер концертлардан та читтә калмый ул. Сәләтле кеше бар яклап та сәләтле була, диләр андыйлар турында. Нинди генә тармакларда эшләми ул – элемтә бүлегендә – монтёр , Янтимер авылы балалар бакчасы мөдире, киномеханик, Көнтүгеш авыл биләмәсендә салым инспекторы булып та эшли.
Хаклы ялга чыккач та, тик тормый Пётр Абдулов. Ул хәзер бар тирә-якны матурлап, талдан кәрҗиннәр, читән, тирмәләр үрә.
Ә героебызның фантазиясы бик бай. Бер яктан караганда, гади генә чыбыклардан искиткеч әйберләр үрә. Иң мөһиме, һәрбересе үзенчә кабатланмас һәм үзенчәлекле.
Ул үзенең эшләреннән торган күргәзмә белән төрле чараларда таныштыра. Быел гына Мишкә районында—“Масленица”, Калтасыда – “Серебряная веревка” кебек республика күләмендә үткән чараларда катнашты. Шулай ук иҗат эшләрен “Аек авыл” республика күргәзмәсе өчен дә әзерли.
Пётр Абдуловның уйлану тирәнлегенә, яраткан шөгыленә бар күңеле белән бирелүенә сокланмый мөмкин түгел. Шундый кешеләр белән очрашып, аралашканнан соң, аларның һәрбер киңәше һәм җылы сүзе алга таба үзеңә дә зур этәргеч бирә.