Җәмгыять
1 февраль 2024, 06:38

Сокланырлык гомер юлы

Ильдус Хәлиулла улы—сугыш чоры баласы—аңа ул вакытта нибары 8 яшь була. Ул вакыттагы авырлыклар һәм ачлык аның хәтерендә мәңгелеккә уелып калган.

Сокланырлык гомер юлыСокланырлык гомер юлы
Сокланырлык гомер юлы

Ильдус Хәлиулла улы Такиуллин 1934 елның 3нче февралендә Югары Карыш авылында өченче бала булып дөньяга килә. Бик иртә—6 айлык чагында ук әтисез кала. Аның әтисе Хәлиулла коммунизмның актив яклаучысы, революционер буларак билгеле. Эштә үзен кызганмый, иҗтимагый эшчәнлеккә күп көч сала. Беренче урында аның өчен эше, хезмәте, хезмәттәшләре була, ә сәламәтлеге икенче урында кала. Бу, үз чиратында, салкын тию авыруы аркасында гомеренең өзелүенә китерә.

Ильдус Хәлиулла улы—сугыш чоры баласы—аңа ул вакытта нибары 8 яшь була. Ул вакыттагы авырлыклар һәм ачлык аның хәтерендә мәңгелеккә уелып калган. Еш кына ул балачакта әнисе кычыткан, балтырган ашлары әзерләгәнен сөйли. Ильдус Такиуллин мондый ашларны ары таба бик яратып бетерми, “балачакта ашап туйганмын” дип әйтә. Мәктәп елларында ул, шул вакыттагы барлык балалар кебек үк, колхозда эшли. Нәкъ шул еллар аңа коллективта эшләргә һәм хезмәт яратырга өйрәтә. 

Мәктәпне тәмамлагач, Ильдус Хәлиулла  улы Совет Армиясе сафларына алына. 3 ел дәвамындагы хезмәте Ерак Көнчыгыш хәрби округындагы инженер-сапёр гаскәрләрендә үтә. Хәрби хезмәттән старшина дәрәҗәсендә кайта.

Армиядән соң колхозга бригадир вазифасында эшкә урынлаша. Анда эшләгәндә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Аны тырыш, максатчан һәм җаваплы кеше буларак хәтерлиләр. Үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә карата таләпчән, һәрвакыт үз хезмәткәрләренең, хезмәттәшләренең мәнфәгатьләрен яклый торган кеше була. Ильдус Хәлиулла улы беркайчан да тормышка зарланмаган, ә үзенең хезмәт яшьлеген озата барган вакыйгаларны һәм кешеләрне җылылык, горурлык хисе белән искә алган.

1960нчы елда авылдашы  Фәния Лотфуллина белән гаилә корып җибәрәләр. Кулга-кул тотынышып, бербөтен, бер җан булып гомер сукмагы буйлап бергә  атлыйлар. 1961нче елда яшь парны куандырып беренче малайлары якты дөньяга аваз сала.

Шул ук елда, күпмедер вакыт колхозда эшләгәннән соң, ул Зилаир авылына ветеринария белгечлеген үзләштерергә барырга карар итә. Укуын тәмамлагач, ул кирегә туган авылына кайта һәм шул ук колхозда ветеринар булып хезмәт юлын дәвам итә. Эшенә карата мәхәббәте аның һөнәрен һәм яшәү рәвешен билгели.

Тормыш иптәше белән 44 ел дәвамында озын һәм бәхетле гомер кичерә. Биш дистә елга якын бергә гомер итү бәхете хәзерге вакытларга күпләргә тими дә. Бу бит бер кеше гомере, дисәк тә була. Шул гомерне матур итеп, сынатмый яши белү дә—үзе бер мәртәбә. Биш балага гомер бирә алар. Үзенең мәшәкатьле эше булуга карамастан, оныклары белән дә булырга һәрчак вакыт таба—ә алар аның сигезәү.

Хаклы ялга чыккач та, Ильдус Такиуллин ветеринар эшен үтәвен дәвам итә. Ул яшәгән йорт ишегалдында кечкенә агач гараж булган, анда ишекнең сул ягында һәрвакыт малларга ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәк-яраклар белән кечкенә махсус сумкасы торган. Авылда яшәү һәр гаиләдә диярлек мал асрауны күздә тота. Һәр кичен көтү кайтканнан соң туган һәм күрше авыллардан аңа кешеләр килә. Шуңа күрә барлык күрше авылларда да аның турында белгәннәр. Һәркем киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Беркемне дә кире какмаган. Ачык йөзле, изге күңелле, зур тәҗрибә туплаган шәхес тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында да авыру маллар янына барырга әзер була.

Әтисе кебек Ильдус Хәлиулла улы да иҗтимагый эшчәнлектән читтә калмый. Югары Карыш авылы тормышында, мәсәлән, авыл мәчете төзелешендә актив катнаша.

Укырга да бик ярата, аеруча туган як тарихы һәм аның белән бәйле әдәбиятны үз итә ул. Үзе үзләштергән белемен балалары, оныклары белән уртаклаша, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Аның бакыйлыкка күчүенә күп еллар узды инде. Бу елны аңа 90 яшь булыр иде. Әле дә без аны бик сагынабыз. Аның акыллы киңәшләре, бергәләшеп сөйләшүләр, җылы серләшүләр, үгет-нәсыйхәтләре хәтерләрдә мәңгелек. Без гаиләдә еш кына аның соңгы елларындагы видеоязмаларын, фотосурәтләрен карыйбыз. Мондый мизгелләрдә күңел җылылык, мәхәббәт һәм шул ук вакытта кайгы белән тула.

Гомере буе изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сагылмаган дәү әтиебезгә без чиксез рәхмәтле. Үзе һәм аның яшәү рәвеше безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора.

Ирина (Жамалдинова) ТАКИУЛЛИНА,

өлкән оныгы.

Автор:
Читайте нас