Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар , 16:34

Бердәмлектә безнең көч!

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка экстремизмга каршы көрәштә һәм халыкларыбызны берләштерүче кыйммәтләрне яклауда теләктәшлек белдерде.

Бердәмлектә безнең көч!
Бердәмлектә безнең көч!

"Бердәмлектә безнең көч!

Хөрмәтле балтачлылар!

Безнең яраткан Балтач районы үзенең төрлелеге һәм гармониясе белән дан тота, анда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Бердәмлек һәм үзара аңлашу тормышыбызның барлык өлкәләренә дә хас. Гасырлар дәвамында монда барлык халыклар арасында дуслык ныгый һәм аның кадерен беләләр.  Безнең ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында тынычлык өчен бергә көрәшкәннәр, ә бүген ватандашларыбыз Украинада махсус хәрби операция зонасында тынычлык һәм азатлыкны яклыйлар.

Бүген безнең өчен милли бердәмлекне һәм татулыкны саклау бик мөһим. Һәм мин төбәк башлыгы Радий Хәбировка экстремизмга каршы көрәштә һәм халыкларыбызны берләштерүче кыйммәтләрне яклауда теләктәшлегемне белдерәм. Бердәмлек, татулык, әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотик традицияләрне саклау гражданнар тынычлыгының, Ватанның тотрыклы һәм эзлекле үсешенең кирәкле шартлары булып тора.

Кадерле якташлар, Сез дә һәрвакыт дөрес һәм акыллы карарлар кабул итәрсез дип ышанам. Бердәм булганда без көчле!"— дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләредәге сәхифәсендә пост урнаштырды.

Безнең ил дитстә еллар, гасырлар  эчендә ничә алышларда  җиңү яулавы хакыйкать булып тарих битләренә кереп калды. Нәкъ халыклар дуслыгы, уртак фикер, уртак максатта булганга яңа биеклекләр яуланды. Фашизм дигән кара көч Советлар Союзында яшәүче төрле милләт вәкилләре бердәмлеген юк итә алмаганга кире чигенергә мәҗбүр булды. Совет солдаты  фашизмны тармар итте.  Совет солдаты сүзенә ничә милләт вәкиле керә. Нәкъ шул бердәмлеккә мәдхия җырларлык!

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: