Чана шуу, ватрушкада биек таудан төшү, тимераякта шуу хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне сорый. Юл йөрү кагыйдәләрен бер минутка да онытырга ярамый.
Янгыннан сак булу өчен петарда, башка шартлаткычларны саклык белән кулланырга кирәк. Бала-чага шук, аңа хәрәкәт кирәк. Тайгалакта травмалар алмас өчен ата-ана кисәтүе урынлы вакыт.
Өй түбәләреннән кар, боз сөнгеләре төшүе турында исләренә төшереп тору артык түгел. Хәвефсезлек беренче чиратта булсын.