Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2023, 13:50

Кеше өчен төрмәдә утырган иргә 2 миллион түләнәчәк-суд карары

Башка кеше җинаяте өчен 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаков элек 450 миллион сораган булган. Суд сумманы үзгәртте.

Кеше өчен төрмәдә утырган иргә 2 миллион түләнәчәк-суд карары
Кеше өчен төрмәдә утырган иргә 2 миллион түләнәчәк-суд карары

Башкортстан Югары суды Фәтхулла Исхаковка 13 ел колониядә утырган өчен компенсацияне 31 миллионнан 2 миллион сум калдырган.

 Сентябрьдә,Уфаның Ленин районы суды 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Исхаковны ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел нахакка утырып чыкканнан соң, ул 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгару буенча максатын тормышка ашыра.

Хәзер ул кассация судына мөрәҗәгать итәргә исәпли. Авырлыкны күп күргән кешенең сәламәтлеге сынатмасын инде хәзер...

"Өмет"

Автор:
Читайте нас: