

Иске Балтач мәйданына чыршы алып килүләрен күрү күңелләрне күтәреп җибәрде. Сагындырып килгән кышы, кары бер хәл. Инде бәйрәм хәстәрлекләре башлана бу мизгелдән.
Купшы чыршы бәйрәм кәефләре биреп торыр. Тирә-якка тылсым мохите таралыр. Алдагы елдан, Кыш Бабайдан бүләкләр көтәрбез. Бала-чага өчен генә түгел, бәйрәм кәефе һәммәбезгә бик кирәк.