Практик дәресне Кузьмина Л.Ф. үткәрде. Кул эшләре технологиясен өйрәнергә өлкәннәр дә, үсеп килүче буын да килде. Тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар, чүпрәк тасмаларын ничек дөрес әзерләргә, җепләрне ничек сайларга икәнен истә тотарга һәм кабатларга тырыштылар. Җылы һәм дуслык атмосферасында мастер-класс узды.
Яңа шөгыль олысына да, яшенә дә кызыклы. Күңелгә тынычлык бирә, матур келәм килеп чыга нәтиҗәдә.