Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2023, 13:36

Ана капиталы 2024нче елда арта

2024 елның 1нче февраленнән чын инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәк.

Ана капиталы 2024нче елда  арта
Ана капиталы 2024нче елда арта

2024 елда икенче балага ана капиталы 833,9 мең сумга кадәр артачак, ул алынган, әмма әлегә кулланылмаган, 2024 елның 1 февраленнән чын инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәк. Индексациялщъ 7,5% дәрәҗәсендә фаразлана, дип хәбәр итә Башкортстан буенча социаль фонд. Икенче балага ана капиталы 833 800 сумга кадәр артачак, әгәр гаилә беренче балага мондый түләүләр алмаса, һәм 630 967 сумга кадәр әгәр алган булса. Әгәр дә ана капиталы өлешчә сарыф ителсә, кулланылмаган калган өлеше индексацияләнәчәк. Ана капиталы акчаларын белем алуга, торак шартларын яхшыртуга (шул исәптән ипотекага), әни пенсиясенең тупланма(накопительный) өлешен формалаштыруга, социаль адаптациягә һәм инвалид балаларны җәмгыятькә интеграцияләүгә, 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүгә сарыф итәргә мөмкин. Ана капиталының актуаль суммасын дәүләт хезмәтләреннән калган өлеше турында выписка-күчермә заказ биреп белергә мөмкин. 

Бу турыда "Башинформ" язды.

 

 

Автор:
Читайте нас: