

Традицион халык кәсебе – палас сугу тамырлары белән борынгыга китә. Элек бу һөнәр тормышта бик кирәкле һәм мөһим була. Һәр хатын-кыз бу эшкә бар күңел җылысын биреп башкарган. Хәзерге заманада мондый ук ихтыяҗ булмаса да, шулай да үзенә игътибар җәлеп итә.
Балтач районында палас сугу эше белән шөгыльләнгән кешеләр аз булса да, кул эшләренә гашыйк булучылар, шөкер, бар. Шуларның берсе –92 яшьлек Миңнур Шайбәкова.
Күптән түгел Иске Балтачта Башкортстан Республикасы авыл җирлекләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча республика Башлыгы Хакимияте, министрлыклар, җиде район вәкилләре катнашлыгында үткән киңәшмә кысаларында төрле кул эшләренең күргәзмәләре оештырылды. Шушы бәйрәмнән дә Миңнур Шайбәкова читтә калмый. Монда ул барысының да игътибарын җәлеп итеп үзенең эшләрен тәкъдим итә. Төбәк җитәкчесе 92 яшен билгеләгән Миңнур Шайбәкованың тормыш оптимизмы, энергиясе белән сокланды. Радий Хәбировка үзе иҗат иткән шигырен укып ишеттерде, җырларын башкарды. Аның осталыгына, җитезлегенә сокланып кайттым...
Миңнур Шайбәкова тумышы белән Иске Яхшый авылы кызы. Фәрхинур Нәбиулла кызы һәм Сәетгали Тимергали улының күп балалы гаиләләрендә беренче бала булып туа. Ул вакыттагы тормышның нинди генә ачысын күрмәгән, нинди генә сынаулар аша үтмәгән ул. Башта туган авылында, ары таба Иске Балтач авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган.
Ул заманның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый Миңнур Сәетгали кызы. Балачактан ук олылар белән беррәттән ал-ял белми эшләп, хезмәттә чыныгып үсә. Көч җитәме, юкмы аны уйлаучы юк, бары тик эшләргә дә эшләргә, дигән девиз белән яши. Шул чаклар хәтеренә шулкадәр уелып калган. “Әле дә төшләремә керә ул вакытлар. Нишлисең инде, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллаһыга шөкер, тырыштык, эшләдек. Барына да риза булдык”,— ди ул.
—Өйдә кыш көннәрендә ягарга утын да юк иде. Ә урманга барырга ат юк. Шуңа безгә мәктәптә дә яшәргә туры килде. Шуның өчен без анда утын ярып, мич ягып, идәннәрен юа идек. Авыр булды инде ул чаклар. Берсенә дә күрергә язмасын. Хәзер күп әйберләрнең кадерләрен белмиләр. Кибетләрдә балалар нинди кәнфит тәмлерәк икән дип сайланып торалар. Ә безнең балачакта ашарга да юк иде, дисәк тә була. Тизрәк кышлар үтүен көтә идек,—дип хатирәләргә бирелде әңгәмәдәшем.
22 яшендә Нөркә авылына килен булып төшеп, Шәмсихәмәт Казимхәмәт улы белән матур гаилә корып гомер итәләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Миңнур апаны бала хәсрәте дә читләп узмаган – ике баласын югалту ярасы күңелен әрнетә.
Тормыш иптәше “Ленин” колхозында комбайнчы була. Аны барысы да “Колхозның алтын баганасы” дип йөрткәннәр. Алдынгы комбайнчы гомеренең 30 елын колхозга багышланган.
Миңнур Шайбәкова да тормыш иптәше янында балалары үскәнче комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Ары таба мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә.
—Палас сугу белән яшь чактан ук шөгыльләнәм. Безнең вакытта барлык хатын-кызлар да белә иде. Хәзер генә, кызганычка каршы, онытыла. Яшьләр бик кызыксынып бармый. Шул максаттан да төрле чараларда катнашам, теләүчеләрне палас сугу серләренә өйрәтәм,—ди әңмәдәшебез.
Миңнур апа палас сугу эшенә тормыш иптәшенең апасыннан өйрәнгән. Ә станокны Шәмсихәмәт Казимхәмәт улы үз куллары белән эшләп биргән. “Әлеге станокны сатмыйсыңмы дип килүчеләр күп булды. Тик минем җавабым бер – ничек тормыш иптәшем эшләгән әйберне мин сатарга тиеш. Юк, бернинди дә хакка сатмый мин аны”,—ди ул.
Героебыз шулай ук күңелләргә үтеп керердәй, бик матур шигырьләр дә иҗат итә. Үзенең кадерләп саклаган “Язмыш җилләре” дип аталган шигырьләр җыентыгын да күрсәтте. Аларның барысын да яттан хәтерли дә. “Хәтерем дә менә дигән, гәзитләрне дә күзлексез укыйм әле мин”,—дип бар күңелдән көлеп җибәрде ак күңелле Миңнур Сәетгали кызы.
92 яшен тутырса да, гомер көзләренә кердем инде дип кул кушырып утырмый ул, йөгереп дөнья көтә. Матурлыктан ямь табып, өен гөлләргә, бакчасын чәчәкләргә күмеп яши, балалар, оныклар янында мәш килә.
Тормыш дәрте, чаялыгы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе сүнмәсен озак еллар ак күңелле апаның.