Декабрьгә күп калмады,
Ноябрь үтә инде.
Болай яңгыр явып торса
Җәйләр дә җитәр инде...
Шулай җырлаулары тикмәгә түгел икән. Һава торышы ни вәгъдә итә?15нә кадәр җылы һава торышы.+5,+6га кадәр җылы торачак. Ә яңгыр ява әле. 15нче ноябрьдә кар катыш яңгыр явачак. Дымлылык югары булмакчы. 1-6 метр тизлегендә юнәлешен үзгәртүчән җил исә. Көзе дә, кышы да бертөрле җылы яклардагыча бездә дә. Көзе көз, кышы кыш булуына өйрәнгәнгәдер. Кышы сагындыра башлады.